Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Юл хаталарны гафу итми

Соңгы араларда Россиядәге юл фаҗигаләренә бәйле рәвештә исерек килеш руль артына утырган, яисә юл һәлакәтләре чыгарган машина йөртүчеләргә хөкем карарын катгыйлату, гомумән, бу мәсьәләдә дәүләт күләмендә үзгәрешләр кертү турында сүз бара. Әмма болар сүздә генә калып барганда юлларда тынычлык әлегә юк. Әле тегендә, әле монда ниндидер күңелсезлек чыгып тора. Мәскәүнең...


Соңгы араларда Россиядәге юл фаҗигаләренә бәйле рәвештә исерек килеш руль артына утырган, яисә юл һәлакәтләре чыгарган машина йөртүчеләргә хөкем карарын катгыйлату, гомумән, бу мәсьәләдә дәүләт күләмендә үзгәрешләр кертү турында сүз бара. Әмма болар сүздә генә калып барганда юлларда тынычлык әлегә юк. Әле тегендә, әле монда ниндидер күңелсезлек чыгып тора. Мәскәүнең үзендәге шау-шулы вакыйгалар да инде Дәүләт Думасы депутатларын өстәл артына утырып закон чыгарырга мәҗбүр итә. Саный китсәң, безнең тирә юлларда да алар бихисап кылына.
Яшел Үзәннең мировой суды Мәскәүдә яшәүче 26 яшьлек Савелий Николаевка (исем-фамилиясе үзгәртелгән) РФ Җинаятьләр кодексының 327нче маддәсе буенча гаепләү карары чыгарган.
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Д.Темников сүзләренә караганда, С.Николаев ялган документ белән «Мәскәү - Уфа» юлының 755нче чакрымында тотыла. ЮХИДИ хезмәткәрләре «Хонда Аккорд» маркасындагы автомобилен тикшерергә дип туктата. Әмма машина йөртү хокукы биргән документ аларда шик уята, хуҗасы тоткарлана. Экспертиза да аның ялган булуын раслый.
Мәскәүле Николаев узган елның декабрендә, башкала урамында автомобилен исерек килеш йөрткән өчен, тотылган һәм, шул сәбәпле, 1 ел 6 айга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән була. Савелий бу хәлдән дә чыгу юлын үзенчә хәл иткән. Агымдагы елның июлендә, бер хезмәттәше белән килешеп, алдан фотога төшеп, аның исеменә Мәскәүнең «Курская» метро станциясеннән үзенә таныш булмаган кешедән 50 мең сум түләп, машина йөртү хокукы биргән документ сатып ала. Шул документка ышанып, ерак юлга да чыгып китә. Бәхеткә, Яшел Үзән районы ЮХИДИ хезмәткәрләре уяу булып чыга, закон бозучыны эләктерә.
Суд хөкем карары чыгарганда, гаепләнүченең үз гаебен тануын, психиатр һәм наркологта исәптә тормавын, яшәү һәм эш урыны буенча уңай характеристикалануын исәпкә алып, аңа 5 мең сум күләмендә штраф сала. Шулай итеп, ялган документ иясе ансат кына котыла.
Сүз уңаеннан, тагын бер вакыйганы искә төшереп узарга кирәк. Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе А.Әхмәтшин биргән мәгълүматка караганда, Яшел Үзән икмәк комбинатында йөк ташучы булып эшләүче 26 яшьлек Валерий Васильев (исем-фамилиясе үзгәртелеп бирелә) менә шулай Паратская урамы буйлап «ГАЗ» автомобилендә барганда җәяүлеләрнең юл чыга торган урынында юл хәрәкәте кагыйдәсе таләпләрен бозып, җәяүлегә юл чыгарга өстенлек бирмәгән, ягъни тизлекне киметмәгән. Нәтиҗәдә 26 яшьлек кызны бәрдергән. Кызның бите сыдырылган, иңбаш сөяге сынган. Сәламәтлегенә зыян килгән җәяүлене дәваханәгә озатканнар.
Әлбәттә, суд гаепләнүчегә хөкем карары чыгарганда барысын да исәпкә ала. Бу очракта да Васильевның моңа кадәр җинаять җаваплылыгына тартылмавын, эш һәм яшәү урынында уңай яктан характеристикалануын, зыянны каплавын күрмичә калдырмый. Аңа төп эш урыны буенча дәүләт хисабына 10 процент хезмәт хакын тотып калып, 1 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 8 ай төзәлү эше билгеләнә. Бу чорда ул яшәү һәм төп эш урынын алмаштыра алмый.
Юлдагы һәр игътибарсызлык өчен бик кыйммәт бәя белән түләргә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев