Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Яшел Үзәндә ювелир әйберләр сейфын урлап чыкмакчы булганнар

Яшел Үзәннең ведомтсводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре уяулыгы аркасында гына кибеткә зур зыян килми калган. "Мебель йорты"на кемнеңдер керүе турында сигнал Яшел Үзән ведомстводан тыш сак бүлегенә иртәнге 4тә килә. Бер минуттан полицейскийлар вакыйга булган урынга килеп тә җитә һәм кибет тәрәзәсенең ватык булуын күреп ала. Якында гына кабынган килеш...

Яшел Үзәннең ведомтсводан тыш сак бүлеге хезмәткәрләре уяулыгы аркасында гына кибеткә зур зыян килми калган.

"Мебель йорты"на кемнеңдер керүе турында сигнал Яшел Үзән ведомстводан тыш сак бүлегенә иртәнге 4тә килә. Бер минуттан полицейскийлар вакыйга булган урынга килеп тә җитә һәм кибет тәрәзәсенең ватык булуын күреп ала. Якында гына кабынган килеш "ГАЗель" машинасы тора. Шулвакыт кинәт кенә тәрәзәдән ике кеше сикереп төшеп, икесе ике якка качып китә башлый. Полиция хезмәткәрләре аларны тиз тота.

Болар Ставрополь краеның Ростов-на Дону шәһәреннән килгән кешеләр булып чыга, кибетнең ювелир бүлеген таларга чамалый. Әмма планнары тормышка ашмый кала.

Хәзер "Талау" маддәсе буенча аларга карата җинаять эше ачылачак, дип хәбәр итә Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Фото: www.kolomna.net

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев