Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Яшел Үзәндә утыз секунд эчендә 10 миллион сум акча юкка чыгасы булган

10 февральдә Ставрополь крае һәм Ростов өлкәсеннән килгән гастролер-караклар "Мебель йорты" сәүдә үзәген таларга, кибеттәге алтын эшләнмәләр бүлегенең сейфын машинага төяп качарга уйлый. 30 секунд эчендә 10 миллион сумлык товары булган 100 килограммлы сейфны ишек төбенә алып та килеп җиткән булалар инде. Әмма кибет ведомстводан тыш сак бүлегендә сигнализациядә тору...

10 февральдә Ставрополь крае һәм Ростов өлкәсеннән килгән гастролер-караклар "Мебель йорты" сәүдә үзәген таларга, кибеттәге алтын эшләнмәләр бүлегенең сейфын машинага төяп качарга уйлый. 30 секунд эчендә 10 миллион сумлык товары булган 100 килограммлы сейфны ишек төбенә алып та килеп җиткән булалар инде. Әмма кибет ведомстводан тыш сак бүлегендә сигнализациядә тору сәбәпле, полицейскийлар тиз килеп җитә һәм каракларны тизарада бәйләп сала.

Кибет директоры Фәһимә Камалетдинова һәм бүлек җитәкчесе Гүзәл Сабирова шул ук көнне талауны булдырмый калган хокук сакчыларын бүләкләү инициативасы белән чыгып, биш полицейскийга кыйммәтле бүләкләр тапшыра.

Л.Куликова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X