Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Ялган паспорт белән кредит алырга уйлаган

Яшел Үзәндә кредит өлкәсендә гаепләү эше буенча суд карары чыгарылды. Казанда яшәүче Максим Кузьмин Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексы буенча ике җинаять кылуда гаепләнә. Суд утырышында шул билгеле булды: Кузьмин үзенең эш урыны һәм хезмәт хакы турында ялган белешмәләр алып, банк вәкилләрен алдап, кредит алырга уйлаган. Банк вәкилләренә РФ гражданы булуы...

Яшел Үзәндә кредит өлкәсендә гаепләү эше буенча суд карары чыгарылды.
Казанда яшәүче Максим Кузьмин Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексы буенча ике җинаять кылуда
гаепләнә.
Суд утырышында шул билгеле булды: Кузьмин үзенең эш урыны һәм хезмәт хакы турында ялган белешмәләр алып, банк вәкилләрен алдап, кредит алырга уйлаган. Банк вәкилләренә РФ гражданы булуы турында ялган паспорт ясап (таныш булмаган кешенең паспортына үзенең фотосурәтен ябыштырган) тәкъдим иткән. Суд гаепләнүчене, хезмәт хакының бер өлешен дәүләт хисабына тотып калып, мәҗбүри рәвештә 10 айга төзәтү эшенә җибәрү турында карар чыгарды.
Л.Мөлеков,
Яшел Үзән шәһәр прокуроры ярдәмчесе, икенче класслы юрист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X