Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Ялган дәвалаучы ике елдан тотылган

Казанда полиция хезмәткәрләре Киров өлкәсендә яшәүче 57 яшьлек хатынны тоткарлаган. Бу хатын, Яшел Үзәндә яшәүче өлкән яшьтәге әбине алдап, әгъзаларыңны чистартам дигән булып, ритуал үткәргән. Нәтиҗәдә сихерләнгән әби алтын балдагыннан һәм 43500 сум акчасыннан колак кага. Узган елның җәендә 72 яшьлек пенсионер әби эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгать итә. Аның сүзләреннән...

Казанда полиция хезмәткәрләре Киров өлкәсендә яшәүче 57 яшьлек хатынны тоткарлаган.

Бу хатын, Яшел Үзәндә яшәүче өлкән яшьтәге әбине алдап, әгъзаларыңны чистартам дигән булып, ритуал үткәргән. Нәтиҗәдә сихерләнгән әби алтын балдагыннан һәм 43500 сум акчасыннан колак кага.
Узган елның җәендә 72 яшьлек пенсионер әби эчке эшләр идарәсенә мөрәҗәгать итә. Аның сүзләреннән аңлашылганча, бозымыңны бетерәм дип, бер хатын алдаган аны. Әбигә, төн кундырып чыгаруны сорап, урамда бер хатын мөрәҗәгать итә. Йомшак сүзгә сусаган әби, хатынны өенә алып кайтып, ашата, эчертә: сөйләшеп утырганда хатын әбидә бозым барлыгын әйтә һәм чистартырга вәгъдә итә.
Беркатлы әби, аны-моны уйлап тормыйча, чит-ят хатынга ышанып, ул кушканча эшли. «Дәвалаучы» хатын, әбинең бар булган акчасын һәм алтыннарын, чүпрәккә төреп, биленә бәйли һәм әфсен укый. Нәтиҗәсе көчлерәк булсын өчен, чиркәүгә барып, тагын бер кат өшкертергә һәм төенне ике сәгатьтән соң гына салырга киңәш итә. Әби чиркәүдән әйләнеп кайтканда кунак хатыннан җилләр исә, билгә бәйләгән төендә дә кискәләнгән кәгазь кисәкләре генә була. Әби боргаланган чакта аферистка акча салынган төенне алыштырырга өлгерә.
Бу вакыйгага ике елга якын вакыт узса да, зыян күргән әби үзен рәнҗеткән кешене бер күрүдә таный. Эчке эшләр бүлегенең өлкән тикшерүчесе Марина Трухина хәбәр иткәнчә, шушы көннәрдә әлеге эш судка тапшырыла. Алдакчы хатын Җинаять кодексы статьясы буенча 5 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев