Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Волонтерлар слеты

Ел саен Россия территориясендә меңәрләгән янгын очрагы теркәлеп, миллионлаган күләмдә зыян китерелә. Бәла-казаларның булуына караганда, аларны кисәтү күпкә арзанрак. Хәзер торак пунктларда ирекле янгын сагы отрядлары (ДПО) төзелә, волонтерлык хәрәкәтенә игътибар бирелә. Яшел Үзәндә беренче тапкыр яшь янгын сүндерүче, коткаручы һәм волонтерлар клубының слеты оештырылды. Анда район һәм шәһәр мәктәпләре...

Ел саен Россия территориясендә меңәрләгән янгын очрагы теркәлеп, миллионлаган күләмдә зыян китерелә.

Бәла-казаларның булуына караганда, аларны кисәтү күпкә арзанрак. Хәзер торак пунктларда ирекле янгын сагы отрядлары (ДПО) төзелә, волонтерлык хәрәкәтенә игътибар бирелә.
Яшел Үзәндә беренче тапкыр яшь янгын сүндерүче, коткаручы һәм волонтерлар клубының слеты оештырылды. Анда район һәм шәһәр мәктәпләре укучылары, студентлар катнашты. Оештыручысы Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны җитәкчесе Зөфәр Хәлиуллин булып, бу идеяне район хакимияте, мәгариф, яшьләр идарәсе дә күтәреп алды. Волонтерлык хәрәкәтенең төп бурычы - янгын сүндерүче, коткаручы клублары оештыру, янгыннарны һәм бәла-казаларны кисәтү. «Ул көчлеләр клубы» - дип тә әйтелде слетта. Яшь волонтерлар профилактика эше белән шөгыльләнә, рейдларда катнаша ала.
Слетта янгын сүндерүчеләрнең көндәлек эшчәнлегенә кагылышлы видеороликлар күрсәтелде, Васильевоның 1нче кадет мәктәбе кадетларының күрсәтмә чыгышы булды. Иң яхшы клуб исеменә һәм эмблемасына конкурс игълан ителеп, аңа 30 апрель - янгын сүндерүчеләр-коткаручылар көнендә йомгак ясалачак.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X