Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Туганы дип тормаган

Яшел Үзән суды бу елның февралендә кухня пычагы белән үзенең туганына кадаган Осиновода яшәүче 28 яшьлек Вячеслав Клименковка хөкем карары чыгарды. Ул көнне Клименковлар фатирында сөяркәсенең туган көнен билгелиләр. Күңел ачарга теләүчеләр күп җыела. Вячеславны туган көнгә килүчеләрнең исеме дә, фамилиясе дә кызыксындырмый. Иң мөһиме - шешә белән генә килсеннәр......

Яшел Үзән суды бу елның февралендә кухня пычагы белән үзенең туганына кадаган Осиновода яшәүче 28 яшьлек Вячеслав Клименковка хөкем карары чыгарды.
Ул көнне Клименковлар фатирында сөяркәсенең туган көнен билгелиләр. Күңел ачарга теләүчеләр күп җыела. Вячеславны туган көнгә килүчеләрнең исеме дә, фамилиясе дә кызыксындырмый. Иң мөһиме - шешә белән генә килсеннәр... Тоткарланучы сөйләвенчә, аракы эчсә, ул үзен-үзе контрольдә тотмый, ә икенче көнне ни кылганын хәтерләми. Шуңа күрә бу юлы да ул туганына ничә тапкыр кадаганын хәтеренә төшерә алмый. Яшел Үзән прокурорының беренче урынбасары Анатолий Трифонов сүзләренә караганда, экспертиза мәетнең - 32 яшьлек Казанда яшәүченең, тәнендә алты пычак җәрәхәтен терки. Җинаять урынына килеп җиткән полиция хезмәткәрләре җинаятьчене тоткарлап, «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ача. Суд Клименковны ун елга аерым режимдагы колониягә озата.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X