Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Талаучылар – суд эскәмиясендә

Яшел Үзән прокуратурасы Яшел Үзәндә яшәүче 22 яшьлек Андрей Артемьев һәм Олег Клементьевны (исем-фамилияләр үзгәртелеп бирелә) гаепләүне яклап чыккан. Прокурорның өлкән ярдәмчесе Елена Савельева сөйләвенчә, эш болай була. Комаров урамында кич белән шушы ике егет, алдан сүз куешып, исерек ирне кыйныйлар. Аннан соң алар аның кесәсеннән 5 мең сум акчасын,...

Яшел Үзән прокуратурасы Яшел Үзәндә яшәүче 22 яшьлек Андрей Артемьев һәм Олег Клементьевны (исем-фамилияләр үзгәртелеп бирелә) гаепләүне яклап чыккан.
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Елена Савельева сөйләвенчә, эш болай була. Комаров урамында кич белән шушы ике егет, алдан сүз куешып, исерек ирне кыйныйлар. Аннан соң алар аның кесәсеннән 5 мең сум акчасын, телефонын алып, бу урыннан качып китәләр.
Зыян күргән ир үзен кыйнаучыларның кем булуларын һәм йөзләрен хәтерләми. Шуңа күрә җинаять эшен ачу кыен булыр иде. Әмма егетләрнең берсе таланган телефоннан файдалана башлый. Шуның нәтиҗәсендә тотыла да.
Суд утырышында гаепләнүчеләр гаепләрен таныйлар, китерелгән зыян суммасын да капларга туры килә аларга. Шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгән бу егетләр тагын бер кыңгыр эштә тотылсалар, җәзадан болай ансат кына котыла алмаслар.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X