Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Суда коену рәхәт тә, куркыныч та

Җәйнең иң кайнар ноктасы - уртасына аяк бастык. Көннәр эссе һәм матур торгач күбебез елга буйларына су коенырга ашыга. Су коену, әлбәттә, рәхәт һәм файдалы эш. Бу турыда популяр җырда да җырлана. Әмма файдалы һәм рәхәт эш куркынычсыз да булырга мөмкин. Бу уңайдан ТР МЧСының Яшел Үзән муниципаль идарәсе, ГИМС...


Җәйнең иң кайнар ноктасы - уртасына аяк бастык. Көннәр эссе һәм матур торгач күбебез елга буйларына су коенырга ашыга. Су коену, әлбәттә, рәхәт һәм файдалы эш. Бу турыда популяр җырда да җырлана. Әмма файдалы һәм рәхәт эш куркынычсыз да булырга мөмкин.

Бу уңайдан ТР МЧСының Яшел Үзән муниципаль идарәсе, ГИМС хезмәткәрләре әлеге мөһим чорда суда үз-үзеңне тоту кагыйдәсен үтәргә кирәклеген искәртә. Кызганычка, сулыкларда ел саен диярлек фаҗигаләр чыгып, суга батучылар да булып тора. Үзебезнең хаталардан түгел, ә кеше хатасыннан сабак алырга өйрәник.
Бервакытта да таныш булмаган урыннарда суга кермәгез. Зур сулыкларда, гадәттә махсус җайланган коену урыннары була. Әмма пляж чикләреннән чыгып китеп коену да начар тәмамланырга мөмкин. Бервакытта да исерек килеш суга аяк атлап кермәгез. Шулай ук салкынча көннәрдә яисә караңгы вакытта су коену әйбәт түгел. Сәламәтлек өчен дә, куркынычсызлык ягыннан да. Табигый сулыклар балалар өчен бик куркыныч. Ата-аналарга балаларын үзләрен генә суга кертмәскә тырышырга, таныш булмаган урыннарны читләтеп узарга кирәк. Суга кереп төрле уеннар уйнау шулай ук куркыныч.
Суда коенучыларга судно, көймә йөзә торган урыннарда йөзү, судноларга якын бару күңелсез тәмамланырга мөмкин. Әгәр дә суда очраклы рәвештә ерак йөзеп китәргә, тирән урыннарга эләгергә туры килсә, бервакытта да куркып калмагыз. Каушау йөзә белүчене дә куркыныч хәлгә куярга мөмкин. Шулай да йөзә белү - кешенең беренче коткаручысы ул. Юкка гына борынгы греклар йөзә белүне санарга өйрәнү кебек мәҗбүри эш итеп санамаганнар. Сак булыйк!
Суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозмаска тырышыгыз, батучыларга беренче ярдәм күрсәткәндә, кагыйдәләрне истән чыгармагыз. Суда бату очрагына тап булсагыз, кесә телефоны аша коткаручыларның ашыгыч хезмәтен бушлай чакырырга мөмкин булуын истән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев