Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Республикада иң әйбәте

24 апрельдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының һөнәри әзерлек үзәге базасында дознание (сорау алу) бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсының икенче этабы тәмамланды. Аның җиңүчесе Яшел Үзәннән 23 яшьлек Радик Идиятуллин булды. Ике көнлек марафонда Татарстан районнарыннан 43 дознаватель катнашты. Конкурсның беренче этабы март аенда булып, анда катнашучылар киеренке көрәштә...

24 апрельдә ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының һөнәри әзерлек үзәге базасында дознание (сорау алу) бүлекчәләре хезмәткәрләре арасында һөнәри осталык конкурсының икенче этабы тәмамланды. Аның җиңүчесе Яшел Үзәннән 23 яшьлек Радик Идиятуллин булды.

Ике көнлек марафонда Татарстан районнарыннан 43 дознаватель катнашты. Конкурсның беренче этабы март аенда булып, анда катнашучылар киеренке көрәштә көч сынашты. Җиңүчеләр өч дисциплина буенча җыелган баллар суммасыннан чыгып бәяләнде. Радик норматив документларны әйбәт белүе, медицина ягыннан һәм физик әзерлеге белән аерылып торды. Җиңүчегә дипломны ТР Эчке эшләр министрлыгының бүлек җитәкчесе полиция полковнигы Марина Барышева тапшырды. Хәзер лидер татарстанлылар данын Бөтенроссия конкурсында яклаячак.
Шуны әйтергә кирәк, тарихта беренче тапкыр мондый конкурста (2005 елдан бирле) җиңүче ир-ат булды. Полиция лейтенанты Идиятуллин эчке эшләр системасына 2011 елда, Казан юридик институтын тәмамлаганнан соң, килгән. Шушы вакыт эчендә ул төрле җинаятьләр буенча 40 эшне тикшереп судка җибәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X