Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

һәр гамәлгә җавап тотасы

Бер ел эчендә ике республика территориясендә талаган, урлаган, автомобильләр урлаган, кораллы һөҗүмнәр оештырган җинаятьчеләрне ачыклау дәвам итә Декабрьдә тоткарланган җинаятьчел төркем РФ Җинаятьләр кодексының «Бандитизм» маддәсе буенча квалификацияләнә. Исегезгә төшерәбез: 2012 елның 1 декабрендә 22 сәгатьләр тирәсендә эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә «Пятерочка+» кибетенә һөҗүм ясалу турында хәбәр җибәрелә....

Бер ел эчендә ике республика территориясендә талаган, урлаган, автомобильләр урлаган, кораллы һөҗүмнәр оештырган җинаятьчеләрне ачыклау дәвам итә
Декабрьдә тоткарланган җинаятьчел төркем РФ Җинаятьләр кодексының «Бандитизм» маддәсе буенча квалификацияләнә.
Исегезгә төшерәбез: 2012 елның 1 декабрендә 22 сәгатьләр тирәсендә эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә «Пятерочка+» кибетенә һөҗүм ясалу турында хәбәр җибәрелә. Урынга килеп җиткән полицейскийлар сатып алучыларның битлек кигән егетләр белән тарткалашуын күрә. Полицейскийлар җинаятьчеләрне һәм аларны урамда көтеп утыручыны тоткарлый. Һөҗүм итүчеләрдә «Наган» револьверы белән «Парабеллум» пистолеты һәм патроннар табыла. Оператив-тикшерү эшләре барышында аларның берсенең балигъ булмаганлыгы ачыклана. Билгеле булганча, яшьләр бу җинаятькә нык әзерләнгән. Кибеткә килеп җиткәч аларның берсе, 18 яшьлеге, автомобильдә иптәшләрен көтәргә кала. Ә 18 һәм 16 яшьлекләре коралланып кибеткә керә. Алар анда идәнгә һәм түшәмгә берничә тапкыр атып, сатучыдан акча таләп итә. Таләп ителгәнне көтмичә касса аппаратын тартып алалар да чыгып китмәкче булалар. Әмма коралдан да курыкмыйча аларны кибет хезмәткәрләре һәм сатып алучылар тоткарлый.
Аннан соң тоткарланучылар белән ТР буенча эчке эшләр министрлыгының оешкан җинаятьчелек белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре эшләп, бу банданың башка бик күп җинаятьләргә катнашы булуын ачыклый. Җинаятьчеләр Татарстанда һәм Марий Элда җинаятьләр кылып йөргән. Нәтиҗәдә банда әгъзаларына 16 җинаять буенча 14 җинаять эше ачыла. Банда барлыгы 580 мең сумлык зыян китергән. Хәзер банданың алты әгъзасы кулга алынган, бишесе беркая китмәү буенча өйләрендә калдырылса, тагын берсе өй арестында утыра.
Аларны корал белән 31,34 һәм 48 яшьлек өч ир тәэмин итеп торган. Соңгысын оперативниклар агымдагы елның гыйнварында тоткарлаган. Аның Казандагы фатирында полицейскилар кулдан ясалган револьвер, пистолет рукояткалары, гильзалар, корал заготовкалары, схемалар һәм сызымнар һәм корал распечаткалары тапкан.
2013 елның 4 июнендә Казанның Мәскәү район суды бу өч иргә «Законсыз корал әйләнеше», «Законсыз корал саклау» маддәләре буенча хөкем карары чыгара. Икесе - 3 һәм 6 айга, ә өченчесе 2 елга шартлы рәвештә хөкем ителә. Бүгенге көндә банданың бөтен җинаятьләрен ачыклау буенча оператив-тикшерү эшләре дәвам итә.
Белешмә өчен:
2012 елның 21 июне - Әйшәнең Садовая урамында «Газель» автомобиле урлана. Автомобиль бандага банкоматлар басар өчен кирәк була;
2012 елның 28 ноябре - Яшел Үзән сәүдә үзәкләренең берсеннән алтын һәм көмеш әйберләр урланып, 300 мең сумлык зыян китерелә;
2012 елның 5 декабре - Йошкар-Ола - Яшел Үзән юлындагы АЗС бинасына икесе бәреп кереп, корал белән янап акча таламакчы була.
Лилинана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X