Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Полициягә хәбәр итәргә кирәк булган

Ходяш авылында яшәүче 45 яшьлек хатын исерек ире кулыннан даими кыйналып торуы турында полициягә хәбәр итәргә куркып яшәгән. Нәтиҗәдә, каты куллы ирнең чираттагы ызгышыннан соң, йорт-җирсез калган. 52 яшьлек тракторчы Виктор белән Марина (исемнәре үзгәртелгән) ике ел элек таныша. Виктор башта бу хатынга бик игътибарлы була, хуҗалыкта булышып тора. Ирнең...

Ходяш авылында яшәүче 45 яшьлек хатын исерек ире кулыннан даими кыйналып торуы турында полициягә хәбәр итәргә куркып яшәгән. Нәтиҗәдә, каты куллы ирнең чираттагы ызгышыннан соң, йорт-җирсез калган.

52 яшьлек тракторчы Виктор белән Марина (исемнәре үзгәртелгән) ике ел элек таныша. Виктор башта бу хатынга бик игътибарлы була, хуҗалыкта булышып тора. Ирнең характеры, Маринага йортка кергәч, кинәт үзгәрә. Йортта ул үзен хуҗаларча тота, эчә һәм һәр вак-төяккә ызгыш куптара башлый. Барысыннан да күбрәк көнләшеп тавыш чыгара: «Башка ирләргә ник алай карыйсың, сөйләшәсең?..» Эчкән өчен Викторны эшеннән куалар - ул Марина хисабына яши башлый, өстәвенә аны кыйный, үтерәм һәм өеңне яндырам дип яный. Хатын, куркып, полициягә хәбәр итми.
Узган елның 1 сентябрендә Виктор, тагын көнләшеп, хатынны кыйный. Марина авыртуларга түзә алмыйча, елый, ярдәмгә кешеләр чакырып та карый, әмма күршеләре аны ишетми. Шул вакыт Виктор аны муеныннан буа башлый. Хатын көчкә ычкынып китсә дә, ир аны тагын тотып алып уклау белән кыйный. Канга баткан хатын, өстерәлеп, бакчага чыгып кача. Виктор, әйберләрен ала да, өйдән чыгып китә. Марина Виктор яңадан кайтмас, дип өметләнә. Әмма ир, өч көннән соң, тагын кайтып, ишекне тибеп кенә ача. Килеп керүгә үк хатынны тагын кыйнарга, буарга тотына. Марина бу юлы да көчкә ычкынып, өйдән чыгып йөгерә. Берничә минуттан соң, өеннән, дуңгызлары, тавыклары торган сарайдан һәм мунчадан ялкын күтәрелә. Нәтиҗәдә Марина йорт-җирсез, акчасыз һәм документларсыз кала. Аңа 900 мең сумлык зыян китерелә. Күршеләренең сарайларына да зыян салына.
Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлеге тикшерүчесе Олеся Ямщикова сүзләренә караганда, Виктор кыйнауда, үтерәм дип янауда, алдан уйлап кеше милкенә зыян салуда гаепләнә. Ир, шундый гамәлләреннән соң, өч ай буе качып йөри. Әмма аны полиция хезмәткәрләре барыбер таба. Күптән түгел Яшел Үзән суды аңа карата хөкем карары чыгарды. Суд карары буенча ул гомуми режимдагы колониядә өч ел утырачак, өстәвенә, йортның бәясен түләргә тиеш булачак. Әмма бер нәрсәсез калган Марина моңа ышанмый. Эш урыны буенча аңа муниципаль торак бирсәләр дә, киләчәккә өмете аз.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат үзәге сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X