Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Мөстәкыйль балалар

27 мартта балалар иҗаты үзәгендә «Грани» отряды катнашында наркотикларга каршы «SaMoSтоятельные дети» республика слеты булды. Ул ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм ТРда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсе эшләгән республика проекты буенча оештырылды. Төп юнәлеше - мәктәп яшендәге балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Балалар үзләре дә аны...

27 мартта балалар иҗаты үзәгендә «Грани» отряды катнашында наркотикларга каршы «SaMoSтоятельные дети» республика слеты булды. Ул ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы һәм ТРда наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту федераль хезмәте идарәсе эшләгән республика проекты буенча оештырылды.

Төп юнәлеше - мәктәп яшендәге балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Балалар үзләре дә аны актив пропагандалап, чаралар уздыра. Слетның максаты - нәтиҗә ясау, профилактик чаралар үткәрергә өйрәнү.
Слетта сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләре турында әйтелде. Балалар өчен бигрәк тә Яшел Үзән наркоконтроль хезмәтенең өлкән оперуполномоченные полиция майоры Светлана Крылованың чыгышы кызыклы булды. Аннан соң катнашучыларга фильм күрсәтелде.
Слетның практик өлеше дә мавыктыргыч узды. «Ни өчен мин сәламәт яшәү рәвеше алып барам?» тренингы, «Сәламәт яшәү рәвешенә нәрсәләр керә?» викторинасы балаларга фикер уртаклашырга мөмкинлек бирде. Ә «Сәламәт бул!» флеш-мобы катнашучыларда «Сәламәтлекне сатып алып булмый!» фикерен тудырды.
Малайлар һәм кызлар мөстәкыйль һәм җаваплы булуның, бер-береңне хөрмәт итүнең, сәламәтлекнең кадерен белүнең бик кирәкле сыйфатлар булуын аңлады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X