Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

«Кызыл әтәч» берәүне дә кызганмый

Осиновоның Үзәк урамындагы 9нчы йортның икенче катында чыккан янгында берьюлы ике кеше һәлак була. Төнге бердә төтен исен күршеләре сизенеп, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Ут белән көрәшүчеләр шунда ук 60 яшьлек фатир хуҗабикәсен подъездга чыгара. Ул вакытта ул әле исән булса да, аның гомерен саклап калу мөмкин булмый. Истән исергән, пешкән...


Осиновоның Үзәк урамындагы 9нчы йортның икенче катында чыккан янгында берьюлы ике кеше һәлак була. Төнге бердә төтен исен күршеләре сизенеп, янгын сүндерүчеләрне чакырта. Ут белән көрәшүчеләр шунда ук 60 яшьлек фатир хуҗабикәсен подъездга чыгара. Ул вакытта ул әле исән булса да, аның гомерен саклап калу мөмкин булмый. Истән исергән, пешкән урыннары күп булган хатын айный да алмый, җан-тәслим кыла. Фатирда диван яна, стеналарга һәм түшәмгә нык зыян килә. Янгын сүндерүчеләр бу янгынны тиз арада сүндерә. Шул вакытта зал почмагында ир мәете табыла. Әмма күршеләренең берсе дә бу ирне танымый. Аның шәхесе әлегә кадәр ачыкланмаган. Эчке эшләр органы хезмәткәрләре мәгълүматларына караганда, бу фатир күптән аерым исәптә торып, монда еш кына спиртлы эчемлек куллана торган булганнар. Ә янган диван һәм аунап яткан буш шешәләр, тәмәке төпчекләре янгынның исерек килеш саксыз тәмәке тартудан чыкканлыгын аермачык күрсәтә.
Ел башыннан район һәм шәһәр территориясендә 137 янгын булып, аларда 5 кешенең гомере өзелде инде. Бәла булдырмас өчен, Яшел Үзән янгын сагы гарнизоны хезмәткәрләре яшел үзәнлеләрне ут белән сак булырга өнди.
Резидә Йосыпова,
Яшел Үзән янгын сагы гарнизонының матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X