Кыңгыр эшкә җәза билгеләнде
Өендә наркотик саклаган өчен Яшел Үзәндә яшәүче 33 яшьлек кешегә шәһәр суды хөкем карары чыгарды. Хәзер аңа каты режимдагы колониядә ел ярым утырып чыгарга туры киләчәк. - Июнь аенда наркоконтроль бүлегенә А.Стрельцов атлы кешенең (исем-фамилиясе үзгәртелде) наркотик - героин сатып алуда арадашчылык хезмәте күрсәтүе турында хәбәр килде, - дип сөйли...
Өендә наркотик саклаган өчен Яшел Үзәндә яшәүче 33 яшьлек кешегә шәһәр суды хөкем карары чыгарды. Хәзер аңа каты режимдагы колониядә ел ярым утырып чыгарга туры киләчәк.
- Июнь аенда наркоконтроль бүлегенә А.Стрельцов атлы кешенең (исем-фамилиясе үзгәртелде) наркотик - героин сатып алуда арадашчылык хезмәте күрсәтүе турында хәбәр килде, - дип сөйли безгә Яшел Үзән наркоконтроль бүлегенең өлкән оперуполномоченные Светлана Крылова. - Җинаятьчеләр бик сак эш итә. Бу юлы алыш-биреш төнге вакытка билгеләнә. 30 грамм героин сатып алганнан соң, А.Стрельцов наркотиклы төргәкне заказчыга бирергә тиеш була, әмма наркополицейскийлар аны тоткарлый. Сүз уңаеннан шуны әйтергә кирәк, элек бу кеше наркотик саткан өчен җаваплылыкка тартылган булган инде. Әмма үзенең кыңгыр гамәлләренә нәтиҗә генә ясый алмаган. Оперативникларның бу юлы исбатларлык дәлилләренең күп булуын аңлаган Стрельцов, гаебен шунда ук танып, хезмәткәрләргә җинаятьне ачуда булыша. Кыскасы, бу тоткарлау тагын башка җинаятьләрне дә ачарга ярдәм итә һәм бер төркем җинаятьче, хөкем ителеп, ирекләреннән мәхрүм ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев