Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Кыңгыр эшкә чик куелды

Татарстан Югары судында Яшел Үзәнне героин белән тәэмин итеп торган төркемнең җинаять эше каралды. 2010 елның октябрендә наркоконтроль бүлегенә берничә кешенең, берләшеп, наркотик сату белән шөгыльләнүе турында хәбәр итәләр. Әлеге төркемнең оештыручысы 38 яшьлек Александр була. Бизнес белән шөгыльләнеп, зур табыш алырга исәп тотып, ул үз янына ышанычлы кешеләрне генә...

Татарстан Югары судында Яшел Үзәнне героин белән тәэмин итеп торган
төркемнең җинаять эше каралды.

2010 елның октябрендә наркоконтроль бүлегенә берничә кешенең, берләшеп, наркотик сату белән шөгыльләнүе турында хәбәр итәләр.
Әлеге төркемнең оештыручысы 38 яшьлек Александр була. Бизнес белән шөгыльләнеп, зур табыш алырга исәп тотып, ул үз янына ышанычлы кешеләрне генә җәлеп итә. Шулай итеп, наркотикларга бәйле Дима һәм Слава, киләчәкләре турында уйламыйча ничек кармакка эләгүләрен сизми дә кала. Александр алар ярдәмендә һәрчак клиент табачагын яхшы чамалый. Ул аларга эшләгән өчен героин белән түли. Александр, төркем башлыгы буларак, героинны табу, бүлү һәм саклау функцияләрен үти. Наркотик сатудан килгән акчаны фатирында саклый.
Төркемнең ике әгъзасы клиентларга героин сату белән шөгыльләнә. Алар үз рольләрен клиентлары наркополицейскийлар күз уңына эләккәнче яхшы башкарып килә. Җинаятьләр сериясенең йомгагы героин саклаган Димадан сүтелә башлый. Әмма, инвалид булганга күрә, шәһәрдән чыгып китмәскә имза куйдыртып, аны азат итәләр. Әмма бу аңа эшен дәвам итәргә комачауламый. Озакламый оперативниклар героин саткан өчен икенчесен - Славаны тоткарлый. Анысы акыллырак булып чыга, наркоконтроль хезмәткәрләренә җинаять төркемен ачуда булыша.
2011 елның августында бу төркемнең бөтен әгъзасы суд каршына баса. Әмма, суд карары белән ризалашмыйча, алар аны яңадан карауны сорап, республиканың Югары судына мөрәҗәгать итә. Әмма судья Яшел Үзән суды карарын үз көчендә калдыра. Төркем башлыгы ирегеннән - 9,5 елга, Дима 7 ел да 8 айга мәхрүм ителә. Гаебен тулысынча таныганга, җинаять эшен ачуда ярдәм иткәнгә күрә, Славага шартлы рәвештә 5 ел бирәләр.
Югарыдан күренгәнчә, бер тапкыр наркотик кабул иткән кешегә аңардан баш тарту авыр. Бу кыңгыр эш, гадәттә, җинаять белән тәмамлана. Наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшергә, көрәшергә һәм көрәшергә кала. Әгәр дә сезгә наркотикларның законсыз әйләнешенә кагылышлы мәгълүмат билгеле булса, Яшел Үзән районара бүлегенә 5-55-00 телефоны аша шалтыратырга була. Конфиденциальлек гарантияләнә.
Светлана Крылова,
ТР буенча РФ УФСКН Яшел Үзән МРОның өлкән оперуполномоченные

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250