Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Күрше хакы дип тормаган

Яшел Үзән прокуратурасы Өтәшкәдә яшәүче 28 яшьлек Николай Ивановның (исем-фмилиясе үзгәртелде) авыр җинаять кылуда гаепләнүен яклап чыкты. Прокурорның өлкән ярдәмчесе Елена Савельева белдерүенчә, әлеге ир күршесе 46 яшьлек ир белән бәхәскә керә. Каны кызып, үзен-үзе белештермичә, күршесенең башына урындык белән суга. Ул әле моның белән генә тукталып калмый, металл кәстрүл...

Яшел Үзән прокуратурасы Өтәшкәдә яшәүче 28 яшьлек Николай Ивановның (исем-фмилиясе үзгәртелде) авыр җинаять кылуда гаепләнүен яклап чыкты.
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Елена Савельева белдерүенчә, әлеге ир күршесе 46 яшьлек ир белән бәхәскә керә. Каны кызып, үзен-үзе белештермичә, күршесенең башына урындык белән суга. Ул әле моның белән генә тукталып калмый, металл кәстрүл эләктереп анысы белән дә корбанының башына суга. Бу хәл 2012 елның гыйнварында була. Ә зыян күргән күршесе дүрт көннән соң башы имгәнүдән җан-тәслим кыла.
Судта гаепләнүче үз гаебен танырга теләми, күршесен үтермәдем дип аклана. Әмма аның гаебе җинаять эше материаллары белән раслана.
Суд аны ирегеннән 7 елга мәхрүм итеп, каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрә. Ул җиде елдан кайтыр, ә менә ир уртасы булган күршесе бүтән - юк.
Әлфия Зыякаева әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев