Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Карар үз көченә керде

Яшел Үзән прокуратурасы шәһәр юлларының торышы начар булуга кагылышлы гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ ясады. «Юл иминлеге турында»гы федераль законга ярашлы рәвештә, юлларга ремонт һәм тотуны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тәэмин итәргә тиеш. Юлларны тиешле дәрәҗәдә тоту бурычы техник регламентларга һәм норматив документларга ярашлы рәвештә автомобиль юлларын тотучы затларга йөкләнә. Яшел Үзән прокуратурасы...


Яшел Үзән прокуратурасы шәһәр юлларының торышы начар булуга кагылышлы гражданнар мөрәҗәгатьләренә анализ ясады.

«Юл иминлеге турында»гы федераль законга ярашлы рәвештә, юлларга ремонт һәм тотуны юл хәрәкәте куркынычсызлыгы тәэмин итәргә тиеш. Юлларны тиешле дәрәҗәдә тоту бурычы техник регламентларга һәм норматив документларга ярашлы рәвештә автомобиль юлларын тотучы затларга йөкләнә.
Яшел Үзән прокуратурасы таләбе буенча шәһәр юлларын Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең (ЮХИДИ) Яшел Үзән бүлеге тикшерде. Аерым алганда, Чкалов - К.Маркс урамнары чатында, Чкалов урамы буйлап К.Маркс урамыннан алып Гоголь урамы чатына кадәр, К.Маркс урамының 65нче йорт яны, Мичурин урамының 30нчы йорт яны һәм башка урыннарда юллар җимерек, чокыр-чакыр.
Ачыкланганнар ГОСТ таләпләренә җавап бирми. Җирле автомобиль юлларын карап тору бурычы җирле үзидарә органнарына йөкләнгән булса да, шәһәр башкарма комитеты ягыннан чара күрелми.
Яшел Үзән прокуратурасы 2012 елның 3 маенда юридик зат - шәһәр башкарма комитетына РФ КоАПның 12.34 маддәсе буенча административ эш кузгату турында карар чыгарды. Прокуратура бу карарны карау өчен Россия Эчке эшләр министрлыгының юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең Яшел Үзән бүлегенә җибәрде.
Нәтиҗәдә Яшел Үзән юл хәрәкәте иминлеге бүлеге шәһәр башкарма комитетын административ җаваплылыкка - 20 мең сум күләмендә штрафка тарту турында карар чыгарды һәм карар үз көченә керде.
А.Путяткин,
Яшел Үзән прокуроры урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев