Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Карамалы Тау «Анискин»ы

Өлкән участок уполномоченные Владимир Кулагин Карамалы Тауда - абруйлы тәртип сакчысы. Ул күренүгә үк, бөтен ыгы-зыгылар да шунда ук тына. Владимир Иванович бу бүлеккә 2001 елда килә. Аны бүлек җитәкчесе - бик күп җинаятьләр ачкан, авыл кешеләре арасында абруйлы Анна Петровна Борисова чакырып китерә. Ул аның остазы да була, шуңа...

Өлкән участок уполномоченные Владимир Кулагин Карамалы Тауда - абруйлы тәртип сакчысы. Ул күренүгә үк, бөтен ыгы-зыгылар да шунда ук тына.

Владимир Иванович бу бүлеккә 2001 елда килә. Аны бүлек җитәкчесе - бик күп җинаятьләр ачкан, авыл кешеләре арасында абруйлы Анна Петровна Борисова чакырып китерә. Ул аның остазы да була, шуңа күрә Кулагин «гражданка»дан килеп тә, милиция эшенә тиз кереп китә: өч ел эчендә Карамалы Тау зонасының иң катлаулы участогы - Мизиново, Протопоповка, Исаково авылларында тәртип урнаштыра.
- Колхозлар «Свияга» ЯАҖга үзгәртеп корылгач, кешеләрнең күбесе эшсез калды, - дип сөйли ул. - Чарасызлыктан халык эчә, сугыша, урлый башлады. Мин эшли башлаганда участокта 100дән артык җинаять теркәлгән иде.
Участковыйның Анна Петровна кул астында беренче ачылган эше «Свияга» хуҗалыгыннан терлек урлау була. Төнлә фермадан чит илдән валютага сатып алынган ике үгез һәм сыер урлана. Башта милициянең бернинди дә таянырлык факты булмый. Владимир җентекләп тикшерә башлый. Иң беренче чиратта элек хөкемдә булган фермада эшләүчеләргә шик төшә. Шуларның берсенә «Хитрый» кушаматлы Валера Петровка күптән түгел «КамАЗ» автомобилендә Чувашиядә яшәүче туганы килгәнлеге беленә. Тикшерүне Ормар бистәсе милиционерлары дәвам итә. Каракларны да алар тоткарлый. Җинаятьне тиз ачалар, әмма, кызганычка, үгезләрдән мөгез белән тояклар гына кала, караклар терлекләрне суеп сатарга өлгерә.
Җирле «Анискин»ның эше иртә таң белән башланып, кара төнгә кадәр дәвам итә. Өенә ул йокларга гына кайта. Ә анда аны ул-кызлары көтә (Владимир Иванович берүзе дүрт бала тәрбияли). Ярый әле күршесе Тамара Сергеевна ярдәм итә. Берничә елдан соң, участковыйның тырыш хезмәте үз нәтиҗәсен күрсәтә. Авылларда җинаятьләр саны сизелерлек кими.
2009 елда Кулагинга эш фронты арта - Карамалы Тауның икенче өлешен тапшыралар. Аның карамагында хәзер логистика үзәге, тимер юл станциясе, төзәтү колониясе, паром кичүе. Владимир үзе Карамалы Тауда туган, укыган, армиягә киткән, шунда мәктәптә физкультура һәм ОБЖ укыткан. Хәзер күпләр өчен бистәдә полиция майоры Кулагин - гади «Иваныч» яисә «дядя Вова»га әйләнгән. Көн саен аңа көнкүреш конфликтлары белән очрашырга туры килә, әйтик ир белән хатын «кичәге көнне» бүлешә алмый. Монда һәр як үзен хаклы дип саный. Ситуациягә ачыклык кертү һәм хәл итү өчен, тәҗрибә, тормышчанлык һәм психолог булырга кирәк. Эчкечелек, уңышсыз гаиләләр, психик авырулар, наркоманнар - шулай ук участковыйга күп эш тудыра. Юмор хисе, аралашучанлык Владимир Ивановичка бәхәсләрне тиз арада «сүндерергә» мөмкинлек бирә. Мәсәлән, күптән түгел балыкчылар, юлда автомобильләрен калдырып, үзләре Идел елгасына балык тотарга китә. Кайтырга дип чыксалар, машинаны икенче урыннан табалар. Карак машинаны урламакчы булган, әмма машина озак бара алмаган, сүнгән. Шулай да карак буш китмәгән, хуҗасының документларын һәм акчасын чәлдергән. Кулагин мәгълүмат туплый башлый, әмма кемгә мөрәҗәгать итмәсен барысыннан да «берни күрмәдек, бернәрсә белмибез» дигән җавап кына ишетә. Шулай да берәү табыла. Кулагин каракны исәпләп чыгара. Ул бистәдә яшәүче 24 яшьлек егет булып чыга.
- Мин аның чынлап та машинаны урлаганлыгын белми идем, шулай да тикшереп карарга булдым, - дип сөйли участковый. - «Әйдә, сөйлә!» - дидем, ә ул, минем исбатларлык фактларым бар дип уйлап, җинаятен таныды. Балыкчыларга документларын һәм әйберләрен шул ук көнне кире кайтардык.
Аның янына тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килергә мөмкиннәр. Аның ял көннәре булмый диярлек. Менә шулай сентябрь төнендә Б.Кочемировская урамындагы амбулатория завхозы шалтырата (соңгы вакытта ремонт барган амбулаториядән еш кына төзелеш материаллары югала). Хатын территориядә кемдер йөрүен хәбәр итә. Кулагин бистәнең икенче башындагы амбулаториягә йөгерә һәм анда керамик плитә урлаган ирне күрә. Карак участковыйның үзен ничек тотуын сизмичә дә кала. Ул 30 яшьлек бистәдә яшәүче Алексей булып чыга. Егет Теләче авылыннан элек хөкемдә булган дусты белән урлаганлыгын сөйли. Икесе дә амбулаториядә ремонтта эшләүчеләр булсалар да.
Менә шундый ул участковый-универсал - авылдашларына юридик, психологик һәм физик ярдәм күрсәтүче дә. Владимир Кулагин бу елның 9 аенда 14 җинаять ачкан, 100дән артык беркетмә төзегән.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев