Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Ирек кадерен белмәүчеләр бар

Октябрь ахырында җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе белән берлектә эчке эшләр бүлеге районда «Шартлы рәвештә хөкем ителүче» дип аталган оператив-профилактик операция уздырды. Аның барышында полиция, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе һәм ирекле халык дружинасы хезмәткәрләре исәпкә куелган һәм яңа җинаятьләр кылырга мөмкин булган 575 кешене тикшерде. Хөкем карарын үтәү буенча 10 тәртип...

Октябрь ахырында җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе белән берлектә эчке эшләр бүлеге районда «Шартлы рәвештә хөкем ителүче» дип аталган оператив-профилактик операция уздырды.
Аның барышында полиция, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе һәм ирекле халык дружинасы хезмәткәрләре исәпкә куелган һәм яңа җинаятьләр кылырга мөмкин булган 575 кешене тикшерде. Хөкем карарын үтәү буенча 10 тәртип бозу очрагы ачылып, аларга кисәтүләр ясалды. Шартлы срокны арттыру өчен - 6 һәм өстәмә бурычлар билгеләү өчен 2 материал судка җибәрелде. Иректә яңа тормыш башлау мөмкинлеге бирелеп тә, аннан файдалана алмаган биш закон бозучыны суд, җәмгыятьтән аерып, аларны ирекләреннән мәхрүм итте. Игътибар үзәгенә алкоголиклар, наркоманнар, социаль яктан куркыныч булган психик авырулар да алынды. Хокук тәртибен саклаучылар шундый катлам кешеләре җыелырга мөмкин булган урыннарны - притон, подвал, чардак, ташландык йортлар, җылылык трассаларын да тикшерде. Нәтиҗәдә 58 рәсми кисәтү чыгарырга туры килде. Әлеге чара барышында барлыгы 896 фатир һәм йорт тикшерелде, 500 профилактик әңгәмә уздырылды, 300 дәгъва һәм гариза каралды.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев