Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Җинаятьчеләрне эзләүчеләр көне уңаеннан приз

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге җинаятьчеләрне эзләүчеләр бүлеге (ОУР) көне уңаеннан әйбәт эшләүче хезмәткәрләргә легендар эзләүче Ринат Әбүбакиров исемендәге кубок бирүне традициягә кертте. Милиция подполковнигы Ринат Шәймәрдан улы Әбүбакиров Яшел Үзәннең җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә узган гасырның 70нче елларыннан алып 90нчы елларына кадәр башта оперативник, җинаятьчеләрне эзләү, аннан...


Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге җинаятьчеләрне эзләүчеләр бүлеге (ОУР) көне уңаеннан әйбәт эшләүче хезмәткәрләргә легендар эзләүче Ринат Әбүбакиров исемендәге кубок бирүне традициягә кертте.
Милиция подполковнигы Ринат Шәймәрдан улы Әбүбакиров Яшел Үзәннең җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә узган гасырның 70нче елларыннан алып 90нчы елларына кадәр башта оперативник, җинаятьчеләрне эзләү, аннан соң криминаль милиция бүлеге җитәкчесе булып эшләгән. Аны милициянең аксакалы дип тә йөрткәннәр. Аның исәбендә бихисап ачылган җинаятьләр - үтерүләр, урлаулар һәм талаулар... Кызганычка, бу шәхес быел ОУРның 94 еллыгын билгеләү датасына кадәр яши алмады, ике ел элек вафат булды.
5 октябрьдә ветераннар советы инициативасы белән эчке эшләр бүлегендә җинаятьчеләрне эзләү бүлегендә эшләгән иң яхшы яшь хезмәткәрне кыйммәтле бүләк һәм Әбүбакиров кубогы белән бүләкләү традициягә кертелде. Быел бу исемгә ОУР оперуполномоченные Игорь Кострикин лаек булды. Бүләкләрне Ринат Шәймәрдан улының тол хатыны Сания Абдулла кызы тапшырды.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат сәркатибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X