Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Хәзер искечә эшләп булмаячак

Яшел Үзәннең эчке эшләр бүлегендә 2011 ел нәтиҗәләренә багышлап җирле журналистлар белән брифинг булып узды. Очрашуның беренче өлеше котлаулардан башланды. Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция җитәкчесе Дамир Рәхимов районда җинаятьчелеккә каршы көрәштә, профилактика чараларында, җәмәгать тәртибен саклауда эчке эшләр бүлегенә булышлык күрсәткән җитәкчеләргә, оешмаларга,...

Яшел Үзәннең эчке эшләр бүлегендә 2011 ел нәтиҗәләренә багышлап җирле журналистлар белән брифинг булып узды. Очрашуның беренче өлеше котлаулардан башланды.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция җитәкчесе Дамир Рәхимов районда җинаятьчелеккә каршы көрәштә, профилактика чараларында, җәмәгать тәртибен саклауда эчке эшләр бүлегенә булышлык күрсәткән җитәкчеләргә, оешмаларга, «Форпост» яшьләр оешмасының актив әгъзаларына Яшел Үзән эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Владимир Богатыревның Рәхмәт хатларын тапшырды. Монда шулай ук җирле журналистлар эшенә дә бәя бирелеп, алар да шундый ук Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Бергә эшләү, бер-береңнең хезмәтен күрә белү үз нәтиҗәсен күрсәтми калмый билгеле.
Очрашуның икенче өлешендә Д.Рәхимов бүлекнең узган елгы эшенә кыскача йомгак ясады. 2011 ел алар өчен аерата үзенчәлекле булган. Эчке эшләр системасын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә милициянең полициягә әйләнүе, идарәнең бүлек итеп оештырылуы, хезмәткәрләргә җитди аттестация уздырылу, 150ләп хезмәткәрнең эштән кыскартылуы бөтен эшне яңача оештыруны, гомумән менталитетны, психологик яктан үзгәреш кичерүне таләп иткән. Шуңа да карамастан, җинаятьчелек буенча торыш тотрыклы булып кала. Эш нәтиҗәләре буенча күрсәткечләре республиканыкыннан югарырак. Әмма шулар белән бергә җинаятьләрдән урлаулар арткан. Хәзер бигрәк тә автомобиль антирадарларын урлау модага кергән (43 кеше тотылган). Полиция хезмәткәрләре, ниһаять, гыйнвардан лаеклы хезмәт хакы ала башлаган. Өстәвенә, аларга соцпакет та бирелә. Фатирсызларның проблемасын хәл итүдә дә булышлык күрсәтергә мөмкиннәр. Хәзер полициягә хезмәткә килгән яшьләргә үсәргә перспектива бар.
Журналистлар биргән сорауларга полиция җитәкчесенең җәмәгать куркынычсызлыгы буенча урынбасары Константин Малыгин, балигъ булмаганнар эшләре буенча һәм участок уполномоченныйларының бүлек җитәкчесе Иван Васильев һәм аның урынбасары Игорь Барсков, ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Рәүф Галиев җавап бирде. Әйтик, журналистларны штатлар җыелу-җыелмавы, кадрлар мәсьәләсе кызыксындырды. Д.Рәхимов аңлатуынча, чынлап та, штатлар җыелып бетмәгән бетүен, әмма бу эш барышындагы нормаль күренеш. Хезмәткәрләрне эшкә алуда таләпләрнең нык артуы сәбәпле кадрлар бик сайлап алына һәм ул озакка сузыла. Эшкә урнашучыларны хәрби-медицина комиссиясе нык тикшерә. Хәзерге вакытта һәр участокта бер участковый җитешми, әмма бу критик ситуация түгел, штатлар тулачак. Хезмәткәрләрнең хезмәт хакы сизелерлек артканга күрә таләпләр дә шуңа ярашлы үзгәргән. «Хәзер искечә эшләп булмаячак», - диде Д.Рәхимов. Участок уполномоченныйларына мөрәҗәгать итүләр дә шактый арткан. Гомумән, республика буенча да шундый тенденция күзәтелә. «Һәр мөрәҗәгатьне тикшерәбез, берсе дә җавапсыз калмый», - ди полиция җитәкчесе. Яңа елдан транспорт чараларына да таләпләр катгыйланган. Урамда тиешсез урыннарда калдырылган машиналарны эвакуацияләү, мәсәлән. Билгеле, үзебездә эвакуаторлар булдырылу нәтиҗә күрсәтә. «Паркон»нар куела башлаган. Ел башыннан шулай 90 закон бозу очрагы теркәлгән инде. ЮХИДИ хезмәткәрләренә кайбер көннәрдә 40лап кагыйдә бозу очрагын теркәргә туры килә. «Комендант сәгате» кертелү яшүсмерләр арасында җинаятьчелекне киметүгә уңай тәэсир ясаган. Бу эш алда да дәвам итәчәк. Эчке эшләр бүлегенең терәк пунктларына килгәндә, хәзерге вакытта барлыгы 8 пункт исәпләнә. Аларда бүлек җитәкчесе В.Богатырев халыкны кабул итүләр уздыра. Киләчәктә ул районга да чыгып, халыкны кабул итәчәк. Яшел Үзән районы эчке эшләр бүлеге халыкка якынаеп, аларның проблемаларын тиз хәл итәргә һәм иң мөһиме җинаятьчелекне кисәтергә мөмкинлек - бирәчәк.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X