Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Хуҗасыз машинага хуҗа табыла

Хуҗасы вакытлыча калдырып киткән автомобильне алып киткән өчен Васильевода яшәүче Вадим Кузнецовка карата хөкем карары чыгарылды. Казанда яшәүче «Ауди-А4» автомобилен йөртүче юлда ватылган автомашинасын Васильевоның Стахановская урамында калдырып китәргә мәҗбүр була. Моңардан күптән түгел ирегеннән мәхрүм ителгән урыннан кайткан Кузнецов файдалана. Ул башта эвакуатор чакырта, әмма барып чыкмагач, «КамАЗ» автомобилен...

Хуҗасы вакытлыча калдырып киткән автомобильне алып киткән өчен Васильевода яшәүче Вадим Кузнецовка карата хөкем карары чыгарылды.
Казанда яшәүче «Ауди-А4» автомобилен йөртүче юлда ватылган автомашинасын Васильевоның Стахановская урамында калдырып китәргә мәҗбүр була. Моңардан күптән түгел ирегеннән мәхрүм ителгән урыннан кайткан Кузнецов файдалана. Ул башта эвакуатор чакырта, әмма барып чыкмагач, «КамАЗ» автомобилен яллап, «Ауди»ны әти-әнисе йорты янына куйдыр­та. Ә «Ауди» хуҗасы машинасы югалу турында полиция бүлегенә бер атнадан соң гына хәбәр итә. Зыян күрүче китерелгән зыянны 450 мең суммасында бәяли. Полиция бүлеге хезмәткәрләре эзләнүләр алып барып, югалган машинаны бистәнең икенче башында табып, Кузнецовның үзен дә тоткарлый. Иномарканы хуҗасына кире кайтарып, тоткарланучыга карата җинаять эше кузгатыла. Машина урлаучы 3 ел ярымга ирегеннән мәхрүм ителә.
Яшел Үзән районы буенча эчке эшләр бүлегендә узган елның 11 аенда 40 угон һәм 19 урлау очрагы теркәлгән. Статис­тикага караганда, бу җинаятьләрнең күбесе сакланмый торган урыннарда кылына. Практика күрсәтүенчә, машинаны саклана торган тукталышларда гына калдырырга кирәк. Автомашинада угонга каршы система урнаштырырга киңәш ителә.
Машиналарны законсыз сату яисә урлау очраклары турында «02» телефоны аша хәбәр итеп әйтергә була.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев