Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Гомуми җыелыш та идарәче орган була ала

Яшел Үзән прокуратурасына Тургенев урамының 29нчы йортында яшәүчеләрдән агымдагы ремонт өчен түләүгә кагылышлы күмәк мөрәҗәгатен карарга туры килгән. Әлеге уңайдан бу йортка хезмәт күрсәтүче «Управдом» ширкәтенең кешеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә законнарны үтәү-үтәмәве тикшерелгән. Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Г.Әхмәтова аңлатуынча, тикшерү барышында «Управдом» ширкәте белән Тургенев урамының 29нчы йортында яшәүчеләр арасында...


Яшел Үзән прокуратурасына Тургенев урамының 29нчы йортында яшәүчеләрдән агымдагы ремонт өчен түләүгә кагылышлы күмәк мөрәҗәгатен карарга туры килгән.

Әлеге уңайдан бу йортка хезмәт күрсәтүче «Управдом» ширкәтенең кешеләргә коммуналь хезмәтләр күрсәткәндә законнарны үтәү-үтәмәве тикшерелгән.
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Г.Әхмәтова аңлатуынча, тикшерү барышында «Управдом» ширкәте белән Тургенев урамының 29нчы йортында яшәүчеләр арасында гомуми җыелыш җыелып, хезмәт күрсәтелү буенча бернинди дә карар кабул ителмәгән.
РФ Торак кодексының 44нче маддәсенә ярашлы рәвештә, күп катлы йортларда яшәүчеләрнең гомуми җыелышы идарә органы булып исәпләнә һәм ул уртак милеккә агымдагы ремонт ясау турында карар кабул итә.
Болардан тыш, әлеге йортта яшәүчеләр «Управдом» ширкәте исеменә торак-коммуналь хезмәтләр өчен яңадан исәп-хисап ясауны сорап дәгъва да җибәргән булган.
РФ Хөкүмәте карарына ярашлы рәвештә, башкаручы дәгъвага ике эш көне эчендә җавап бирергә тиеш. Торак-коммуналь өлкәдә гамәлдәге законнар бозылу сәбәпле, Яшел Үзән шәһәр прокуроры тарафыннан «Управдом» җитәкчесенә карата җитешсезлекләрне төзәтү турында күрсәтмә чыгарылган.
Әлфия Зыякаева
әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев