Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Гаилә агуланган

23 февральдә Зур Ключидә гадәттән тыш хәл була: сөрем исеннән 4 кешедән торган гаилә агулана. 11 һәм 12 яшьлек балалары авыр хәлдә балалар дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерелә, калган икесенең хәле яхшырак. Комиссия ачыклаганча, шәхси йортта төтен юлы тыгылган булган, нәтиҗәдә ис өйгә таралган. ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән...

23 февральдә Зур Ключидә гадәттән тыш хәл була: сөрем исеннән 4 кешедән торган гаилә агулана. 11 һәм 12 яшьлек балалары авыр хәлдә балалар дәваханәсенең реанимация бүлегенә китерелә, калган икесенең хәле яхшырак.

Комиссия ачыклаганча, шәхси йортта төтен юлы тыгылган булган, нәтиҗәдә ис өйгә таралган.
ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Яшел Үзән муниципаль районындагы идарәсе начальнигы В.Долганов сүзләренә караганда, әздән генә фаҗига булмый кала, чөнки сөрем, ис газыннан (СО) кеше, гадәттә, акрын гына йоклап китә. Ис газының исе дә, тәме дә, төсе дә юк. Һавага тиз һәм җиңел тарала. Кайбер газларны көчле исеннән билгеләргә була, ләкин сөремнең исе булмау аркасында, ул аеруча куркыныч. Ис газыннан агулану кебек куркыныч хәл килеп чыкмасын өчен, кышкы чорда (ягу сезонында) газ, җылылык һәм мич җиһазларын, файдалану кагыйдәләренә ярашлы рәвештә, төтен юлын, мичнең тарту-тартмавын ай саен тикшереп торырга кирәк. Җәйге чорда, тиешле белгечләрне чакыртып, газ, җылылык һәм мич җиһазларының техник торышына профилактика үткәрергә.
Ис газыннан җиңелчә агуланганда баш авырта, баш әйләнә, колак шаулый, хәл китә, кеше косарга мөмкин. Реакция кимү, төсләрне бутау - иң беренче симптомнарның берсе.
Әгәр якыннарыгыз сөремнән, ис газыннан агуланса, аны башта саф һавага алып чыгарга, йә булмаса, форточканы, тәрәзәне ачарга кирәк. Сулыш органнарын (авызны чистартырга) тикшерергә; суламаса, ясалма сулыш ясарга; йөрәгенә турыдан-туры массаж ясарга, ашыгыч медицина ярдәме чакыртырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X