Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Флаг бәйрәм көннәрендә генә эленә

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы агымдагы елның 19 июнендә «Юта-Волга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшчәнлегендә дәүләт флагы турында федераль закон үтәлешен тикшергән. - Әлеге җәмгыять урнашкан бинаның флагштогында уң яктан Россия Федерациясе флагы, сул яктан Татарстанныкы эленгән иде, - дип аңлата прокурор ярдәмчесе Ленар Мөлеков. - Россия Федерациясендә дәүләт флагы турындагы конституция...

Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы агымдагы елның 19 июнендә «Юта-Волга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять эшчәнлегендә дәүләт флагы турында федераль закон үтәлешен тикшергән.
- Әлеге җәмгыять урнашкан бинаның флагштогында уң яктан Россия Федерациясе флагы, сул яктан Татарстанныкы эленгән иде, - дип аңлата прокурор ярдәмчесе Ленар Мөлеков. - Россия Федерациясендә дәүләт флагы турындагы конституция законына ярашлы рәвештә милек формасының нинди булуына карамастан оешмалар урнашкан биналарда һәм торак йортларда дәүләт флагы Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәмнәре көннәрендә генә эленә. Законда дәүләт флагы даими эленеп торырга тиешле биналар исемлеге дә бирелгән. Тикшерү күрсәтүенчә, бу ширкәт андый исемлеккә кертелмәгән. Нәтиҗәдә без «Юта-Волга» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең генераль директоры исеменә әлеге кимчелекне төзәтүне һәм аны дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп итеп күрсәтмә чыгардык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X