Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Дус кызын буып үтергән

Яшел Үзән шәһәр суды Карамалы Тауда яшәүче, дус кызын буып үтергән 21 яшьлек Мария Степанованы каты режимлы төрмәдә җибәрде. Яшел Үзән прокуроры урынбасары Анатолий Трифонов белдергәнчә, узган җәй Мария Степанова 28 яшьлек яшел үзәнле Екатерина белән дуслаша. Дуслар беркайда да эшләми, шау-шулы компанияләр ярата. Екатерина хәтта Мария янына күченеп тә...

Яшел Үзән шәһәр суды Карамалы Тауда яшәүче, дус кызын буып үтергән 21 яшьлек Мария Степанованы каты режимлы төрмәдә җибәрде.

Яшел Үзән прокуроры урынбасары Анатолий Трифонов белдергәнчә, узган җәй Мария Степанова 28 яшьлек яшел үзәнле Екатерина белән дуслаша. Дуслар беркайда да эшләми, шау-шулы компанияләр ярата. Екатерина хәтта Мария янына күченеп тә килә. Бергә эчәләр, күңел ачалар, кайвакыт араларын ызгышлар да чыга. Әмма шул арада яңадан дуслашалар да. 4 сентябрьдә бергә урамда йөргәндә элеккеге танышларын очраталар. Шунда Екатерина әлеге ирне хәтта кочып та ала. Бу Мариягә бер дә ошамый һәм ул, кич кайткач, кызны кыйный. Егылган дустын буып үтерә һәм салкын кан белән, тартырга дип, коридорга чыгып баса.

Мария Степанованы 7 елга каты режимлы төрмәгә утырталар.

Л.Куликова.

http://www.росяма.рф/news/2011…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев