Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

“Дальнобойщикларны” талап йөргән

Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре Яшел Үзән - Казан трассасында ерак юлга йөрүче машина йөртүчене талаган кешене тоткарлады. Зыян күрүче - 42 яшьлек түбән камалы сүзләренә караганда, төнге икеләрдә ул Яңа Тура янындагы кафега туктаган. Шунда ук аның янына "Лада-Приора" автомобиле килеп җитә һәм аннан бер егет чыгып, тукталыш өчен акча...

Яшел Үзән полициясе хезмәткәрләре Яшел Үзән - Казан трассасында ерак юлга йөрүче машина йөртүчене талаган кешене тоткарлады.

Зыян күрүче - 42 яшьлек түбән камалы сүзләренә караганда, төнге икеләрдә ул Яңа Тура янындагы кафега туктаган. Шунда ук аның янына "Лада-Приора" автомобиле килеп җитә һәм аннан бер егет чыгып, тукталыш өчен акча таләп итә башлый. Бирмәсә, машинасының тәрәзәсе ватылачагын, яисә машинасының яндырылачагын кисәтә. Машина йөртүче кесәсеннән 1 меңлек акча китереп чыгаруга, егет аның кулыннан тартып ала да машинасына утырып кача.

Талаучының Осиновода яшәүче элек хөкем ителгән 28 яшьлек егет булуы ачыклана. Полиция хезмәткәрләре белдерүенчә, егетнең бу беренче генә җинаяте булмаска тиеш. Шуңа күрә аңардан зыян күрүчеләрнең Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенә 4-47-04, 4-41-56, 4-35-22,02 телефоннары аша шалтыратулары сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев