Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Бюджетны прокурор «иләктән» чыгарган

Чыгарырсың да, чөнки алдагы елга бюджетыңны ничек планлаштырасың, шуңа карап яшисең, ягъни аягыңны юрганыңа карап сузасың дигән сүз. Шуңа күрә аның һәр өлеше, һәр вак-төяге мөһим. Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы муниципаль район һәм шәһәрнең 2013 елга бюджеты, шулай ук 2014 һәм 2015 елларның планлы бюджеты турында карар проектларын тикшергән булган....

Чыгарырсың да, чөнки алдагы елга бюджетыңны ничек планлаштырасың, шуңа карап яшисең, ягъни аягыңны юрганыңа карап сузасың дигән сүз. Шуңа күрә аның һәр өлеше, һәр вак-төяге мөһим.
Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы муниципаль район һәм шәһәрнең 2013 елга бюджеты, шулай ук 2014 һәм 2015 елларның планлы бюджеты турында карар проектларын тикшергән булган.
Прокурор урынбасары А.Путяткин сүзләренә караганда, тикшерү барышында муниципаль районның бюджет проектларында да, кабул ителгән бюджет карарларында да закон бозу очраклары табылмаган. Ә менә шәһәр бюджетына кагылышлы кайбер кимчелекләр билгеләнеп, алар үз вакытында төзәтелгән. Аерым алганда, шәһәр башкарма комитетының җирле бюджет исәбенә юлларны тоту, ремонтлау нормативлары һәм ассигнованиеләр күләме расланмаган булган. Прокуратура нәтиҗәсе ясалгач, бюджет турында карар кабул иткәндә бу кимчелекләр төзәтелгән. Болардан тыш, шәһәрнең 2013 ел бюджеты, 2014 һәм 2015 елларга планлы бюджеты турындагы карарда социаль найм килешүе буенча аз керемле гражданнарга торак бирүгә акча бүлеп бирү чыгымнары исәпкә алынмаган булган. Шуңа бәйле рәвештә, 2012 елның 28 декабрендә Яшел Үзән шәһәр муниципаль берәмлеге Советына күрсәтмә чыгарылып, бу максат өчен 1 400 000 сум акча бүлеп бирүне бюджетка керткәннәр.
Әйшә, Олы Яке, Бишнә, Осиново, Норлат, Мулла Иле, Свияжск, Акъегет авыл җирлекләре һәм Васильево шәһәр тибындагы бистә бюджеты турында карар проектларын тикшергәндә РФ Бюджет кодексы таләбендәге 36нчы маддәнең үтәлмәве беленгән. Ягъни расланган бюджетларны массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгару өлешен карарга кертмичә калдырган булганнар. Шуңа бәйле рәвештә, югарыда әйтелгән муниципаль берәмлекләрнең бюджет проектларына прокурор нәтиҗәсе чыгарылып, кимчелекләр бюджет турында карар кабул ителгәндә исәпкә алынган. Ә менә Күгәй, Күгеш, Мизиново, Октябрьский, Раифа, Зур Ключи, Новополька, Әҗәл, Мамадыш-Әкил, Олы Карагуҗа, Олы Ходяш, Олы Шырдан, Өтәшкә, Олы Ачасыр, Түбән Урысбага авыл җирлекләре һәм Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәләрнең бюджет проектларында, кабул ителгән карарларында закон бозу очраклары табылмаган.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250