Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Бурычлы көн күрмәс

Шушы көннәрдә шәһәр судында кеше гомеренә кул салырга теләгән Артур Сабиров (исем-фамилиясе үзгәртелгән) эше каралды. Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Л.Хәйруллин хәбәр итүенчә, Загородная урамындагы элеккеге ЮХИДИ посты янында «Мицубиси Лансер» автомобилен йөртүче А.Сабиров белән тагын бер ир арасында ызгыш чыга. Ир Сабировтан 120 мең сум бурычын кире кайтаруын сорый. Әмма...

Шушы көннәрдә шәһәр судында кеше гомеренә кул салырга теләгән Артур Сабиров (исем-фамилиясе үзгәртелгән) эше каралды.
Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Л.Хәйруллин хәбәр итүенчә, Загородная урамындагы элеккеге ЮХИДИ посты янында «Мицубиси Лансер» автомобилен йөртүче А.Сабиров белән тагын бер ир арасында ызгыш чыга. Ир Сабировтан 120 мең сум бурычын кире кайтаруын сорый. Әмма Сабиров бурыч кайтару урынына ирне кыйнарга тотына, хәтта үтермәкче дә була. Шулай да кыйналучы ир аның кулыннан ычкынып китеп, бу урыннан кача һәм дәваханәгә мөрәҗәгать итә. Ул, вакытында медицина ярдәме күрсәтелгәнгә күрә генә, исән кала.
Суд утырышында кулга алынучы үз гаебен таный, зыян күрүчедән һәм аның туганнарыннан гафу үтенә.
Суд барысын да исәпкә алып, аны ирегеннән 4 ел да 6 айга мәхрүм итәргә һәм каты режимдагы төзәтү колониясенә җибәрергә дигән хөкем карары чыгара.
Суд карары әлегә үз көченә кертелмәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

2
X