Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Берсе урлаган, икенчесе җыеп барган

Татарстан Республикасы эчке эшләр министрына Эльвира Денисовадан «Васильево» полиция бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт хаты килә. Бу хатта Казанда яшәүче Эльвира Денисова «Малахит» бакчачылык җәмгыятендә урнашкан бакча өеннән урлау буенча ничек полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүе турында язган. Өй җиһазлары һәм төзелеш материаллары урланган була. Васильево полицейскийлары сөйләвенчә, бу гариза шундый фактлар буенча...

Татарстан Республикасы эчке эшләр министрына Эльвира Денисовадан «Васильево» полиция бүлеге хезмәткәрләренә рәхмәт хаты килә. Бу хатта Казанда яшәүче Эльвира Денисова «Малахит» бакчачылык җәмгыятендә урнашкан бакча өеннән урлау буенча ничек полиция бүлегенә мөрәҗәгать итүе турында язган.
Өй җиһазлары һәм төзелеш материаллары урланган була. Васильево полицейскийлары сөйләвенчә, бу гариза шундый фактлар буенча теркәлгәннәрнең чираттагысы булып, дача сезоны башлану белән 100гә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Тикшерү нәтиҗәсендә полиция хезмәткәрләре элек берничә тапкыр хөкемдә булган Октябрьскийда яшәүче 42 яшьлек ирнең урланган бакча инструментлары белән сәүдә итүен ачыклый. Тоткарланган ир кышын бакчалардан әйберләр урлап йөрүен һәм бар җыйганны Васильевода яшәүчегә илтеп бирүен сөйли. Чынлап та, ул сөйләгәннәр дөрес булып чыга: 43 яшьлек ирдә бакчалардан урланган әйберләр табыла. Андагы бар урланып тупланган әйберне тикшереп һәм ачыклау өчен генә дә полиция хезмәткәрләренә 12 сәгать вакыт таләп ителә. Шунда ук Денисовлардан урланганнар да табыла. Эльвира Денисова язуынча, полиция хезмәткәрләре әлеге урлауны җентекләп тикшерә. Гариза бирелеп, бер ай да үтми, җинаятьче тотыла, ә мебель үз урынына кайта. Эльвира Денисова үзе һәм гаиләсе исеменнән полиция бүлеге хезмәткәрләренә һөнәри осталыклары һәм гариза бирүчеләргә игътибарлы булганнары өчен рәхмәтен җиткерә.
Лилиана Куликова,
эчке эшләр бүлегенең матбугат хезмәткәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев