Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Башлары яшь, ә явызлыклары баштан ашарлык

Яшел Үзән шәһәр суды ике яшүсмернең РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддәсенең 1нче кисәге, 111нче маддәнең 4нче пункты һәм 158нче маддәнең 2нче пунктында каралган җинаять эшен карады. Прокурорның өлкән ярдәмчесе Е.Савельев сөйләвенчә, аларның беренче җинаяте узган елның гыйнварында кылына. Анатолий Иванов белән Илмир Рәшитов (исем-фамилияләр үзгәртеп бирелә) Хаҗиев урамында «ВАЗ-21099» автомобиленең...

Яшел Үзән шәһәр суды ике яшүсмернең РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддәсенең 1нче кисәге, 111нче маддәнең 4нче пункты һәм 158нче маддәнең 2нче пунктында каралган җинаять эшен карады.
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Е.Савельев сөйләвенчә, аларның беренче җинаяте узган елның гыйнварында кылына. Анатолий Иванов белән Илмир Рәшитов (исем-фамилияләр үзгәртеп бирелә) Хаҗиев урамында «ВАЗ-21099» автомобиленең тәрәзәсен таш белән ватып, салоннан сабвуфер, акустик колонкалар урлап, хуҗасына 5 мең сумлык зыян сала һәм җинаять урыныннан качып китә.
Октябрь аенда шушы ук яшүсмерләрнең берсе - Илмир Рәшитов Һади Такташ урамында исерек хәлдә элеккеге танышы белән ызгыш чыгара. Сугыша башлыйлар һәм Рәшитов танышының башына, тәненә күп тапкыр аягы белән тибә. Нәтиҗәдә танышының башы нык җәрәхәтләнеп, шул урында ук ул җан-тәслим кыла.
18 ноябрьдә Комаров урамының 11нче йорты подъездында Иванов белән Рәшитов эчкән баштан Рәшитовның әтисен кыйнарга тотына. Аннан соң Иванов кухня пычагы белән Рәшитовның әтисенең күкрәгенә һәм корсагына 21 тапкыр кадый. Ир шунда алган җәрәхәтләреннән җан бирә.
Суд, тикшерүләргә, шаһитлардан сорашуларга нигезләнеп, гаепләнүчеләрнең гаебен ачыклый. Әмма яшүсмер җинаятьчеләр генә кылган гамәлләрен өлешчә генә таный.
Рәшитовның эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар белән эшләү инспекциясендә кеше сәламәтлегенә авыр зыян салган өчен РФ Җинаятьләр кодексының 118нче маддәсенең 1нче кисәге буенча гаепләнеп, исәпкә алынганлыгы, әмма яше җитмәү аркасында җаваплылыкка тартылмыйча калуы ачыклана. Икенчесе - Иванов та ПДНда җенси характердагы гамәле өчен исәпкә алынып, шулай ук яше җитмәүдән җавапка тартылмаган була.
Суд чыгарган хөкем карары нигезендә Ивановны 8 ел да 3 айга, ә Рәшитовны 8 ел да 9 айга төзәтү колониясенә җибәрәләр.
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250