Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Балык тотканда тотылганнар

Заказник территориясендә, балык уылдык чәчкән урыннарда законсыз рәвештә балык тоткан өчен, Яшел Үзән районының мировой судьясы Канашта яшәүче 43 яшьлек А.Блиновны РФ Җинаятьләр кодексының 256нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча хөкем итте. 2012 елның 6 маенда А.Блинов Исаково авылы янында «Свияжский» дәүләт заказнигы территориясе булган Зөя елгасы акваториясендә балык уылдык чәчкән...


Заказник территориясендә, балык уылдык чәчкән урыннарда законсыз рәвештә балык тоткан өчен, Яшел Үзән районының мировой судьясы Канашта яшәүче 43 яшьлек А.Блиновны РФ Җинаятьләр кодексының 256нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча хөкем итте.

2012 елның 6 маенда А.Блинов Исаково авылы янында «Свияжский» дәүләт заказнигы территориясе булган Зөя елгасы акваториясендә балык уылдык чәчкән урында ятьмә белән законсыз балык тоткан вакытта тотылган. Ул биология ресурсларына 3150 сумлык зыян китергән.
Гаепләнүчегә суд карар чыгарганда, аның үз гаебен тануын, кечкенә баласы булуын һәм уңай характеристика бирелүен исәпкә алып, аңа 15500 суммасында штраф билгеләнде, дип хәбәр итә безгә прокурор урынбасары Л.Тосакова, прокурорның өлкән ярдәмчесе Е.Савельеваның да бу уңайдан әйтер сүзе бар. Җәй башыннан алып бу заказник территориясендә законсыз балык тоту очраклары бик ешаеп киткән. Яшел Үзән районының мировой суды ятьмә белән балык тоткан 14 кешене хөкем иткән. Аларның барысын да полиция хезмәткәрләре кыңгыр эш барышында эләктергән. Нәтиҗәдә алар «Свияжский» заказнигына 3 меңнән алып 9 мең сумга кадәр зыян китергән.
Суд утырышында гаепләнүчеләр үз гаепләрен танып, ятьмә белән башка балык тотмаячакларын аңлатканнар. Аларга 15 мең сумнан алып 20 мең сумга кадәр штраф салынган.
Бу уңайдан шәһәр прокуратурасы шуны кисәтә: Идел - Каспий балык хуҗалыгы бассейнында балык тоту кагыйдәсе бар. Ул Росрыболовствоның 2009 елгы әмере белән расланган. Шуңа ярашлы рәвештә, балык тотканда, бу урыннарда ятьмә куллану тыелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев