Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Балаларыгызны саклагыз!

Балалар юлларда күбрәк үз гаепләре белән авариягә эләгеп имгәнә. Күптән түгел шундый ике очрак теркәлде. 26 сентябрьдә Яшел Үзәннең Октябрьская урамындагы 1нче йорт каршында «Хонда-Цивик» автомобиле парковкаланган транспорт артыннан кинәт йөгереп чыккан 4 яшьлек малайны бәрдерә. Әти-әнисе шунда булса да, аны бәладән саклап кала алмыйлар. Баланың борын сөяге сына, аягына...

Балалар юлларда күбрәк үз гаепләре белән авариягә эләгеп имгәнә.
Күптән түгел шундый ике очрак теркәлде.
26 сентябрьдә Яшел Үзәннең Октябрьская урамындагы 1нче йорт каршында «Хонда-Цивик» автомобиле парковкаланган транспорт артыннан кинәт йөгереп чыккан 4 яшьлек малайны бәрдерә. Әти-әнисе шунда булса да, аны бәладән саклап кала алмыйлар. Баланың борын сөяге сына, аягына зыян килә.
Энгельс урамындагы 12нче йорт каршында «ВАЗ-21074» автомобилен йөртүче дә парковкаланган машина артыннан йөгереп чыккан 9 яшьлек малайны бәрдерә. Бәрелүдән җәрәхәтләнгән баланы дәваханәгә озаталар.
- Бәла-каза чыкмасын өчен, урамда йөргәндә баланы кулдан ычкындырмаска кирәк, - дип аңлата ЮХИДИ инспекторы Юлия Леонтьева. - Ишегалдында балаларга махсус уратып алынган территориядә генә уйнарга рөхсәт итегез. Балалар ата-аналарының тәртибен тиз отып ала. Шуңа күрә юлларда үзегез дә иминлек кагыйдәсен үтәргә тырышыгыз. Йорт яннарында балалар катнашында ДТПлар хәзер күп чыга. Ни өчен? Бу - психологик фактор. Ата-аналар, ишегалларында бала өчен куркыныч түгел дип уйлап, игътибарны киметәләр. Шул сәбәпле, балалар кинәт юлларга йөгереп чыгып, машина, велосипед астына эләгергә мөмкиннәр. Парковкаланган машина артыннан килеп чыккан баланы күп вакыт күрергә өлгереп булмый. Балаларыгызны урамда, юлда күз карасыдай саклагыз!
Әлфия ЗЫЯКАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев