Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Закон һәм иминлек

Балаларыбыз нәрсә киеп йөри?

Безнең һәркайсыбыз гомерендә бер тапкыр булса да наркотиклар турында җыр тыңлаганы, төрле сүзләр ишеткәне, фильм караганы бар. Алкоголь турындамы, сигарет яки опиум турындамы - анысы мөһим түгел. Бу наркотик матдәләрне «пропагандалау» мәдәният өлкәсенә дә үтеп керүе турында сөйли. Элек тә бар иде инде ул, әмма хәзер гигант масштабка җитте. Россия...


Безнең һәркайсыбыз гомерендә бер тапкыр булса да наркотиклар турында җыр тыңлаганы, төрле сүзләр ишеткәне, фильм караганы бар. Алкоголь турындамы, сигарет яки опиум турындамы - анысы мөһим түгел. Бу наркотик матдәләрне «пропагандалау» мәдәният өлкәсенә дә үтеп керүе турында сөйли.

Элек тә бар иде инде ул, әмма хәзер гигант масштабка җитте. Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексының 228нче статьясы символы язылган яшьләр киеме генә ни тора. Ата-аналарның кайсысы шушы саннарның нәрсә аңлатканын белә икән? Теләсә кайсы яшүсмердән сорагыз, аларның һәркайсы моның наркотикларны саклау белән бәйле Җинаятьләр кодексы статьясы икәнлеген белә һәм хәтта аннан цитата китерә ала. Аксессуар кибетләрендә кибетчеләр наркосимволикалы колак алкалары һәм хәтта сәдәфләр дә тәкъдим итә. Яшьләр җәен-кышын каннабис яфраклары, сары смайл - экстази төшкән, «Cocaine in my brain!» яки «Ләззәт ал!» дип язылган киемнән йөри. Аерым фанатлар киндер яфраклары төшкән җәймәдә йоклый, иртә белән шундый символика төшкән чынаяктан кофе эчә. Тагын менә шундый «позитив» символлар көнкүрештәге бик күп әйберләрне бизи. Күптән түгел Яшел Үзән районара бүлек хезмәткәрләре, «Реклама» махсус чарасын үткәреп, Буа базарында наркотикларны легальләштерүгә чакырган язулы футболкалар тапты. Футболкада киндер яфрагы фонында авызына сигарет капкан кеше сурәтләнгән һәм «Полет Боба» һәм «Легализуй сейчас!» дип язылган. Массакүләм мәгълүмат чаралары, бигрәк тә телевидение һәм интернет наркотикларны пропагандалауга зур өлеш кертә. Яшьләр наркоманнар тормышы сурәтләнгән сериаллар карый. Бер караганда бу кызык кебек, әмма наркотик матдәләрнең куркынычы юыла. Һәм яшүсмерләр наркотик матдәләрне пропагандалаучы әйберләрне бик теләп сатып ала. Безгә барысы да тиз һәм хәзер кирәк шул. Ә аннары нәрсә?! Бу турыда без соңрак, «боржомины чиләкләп эчә башлагач, бавыр өзелеп төшкәч», уйлый башлыйбыз.
Әлбәттә, наркосимволлар төшкән киемне киеп йөргән һәр яшүсмер наркоман булып китмәс, әмма шулай булса да, аларны кигәч, аларның культурасын үзенә ала, димәк, наркотик матдәләрне куллану пропагандасында катнаша. Шуңа күрә яшүсмерләргә кием сатып алганда уйлагыз: наркоманнар арасында үз кешегә әйләнеп китмәсме?! Көн саен наркосимволлар белән очрашып, «матур тормыш» турында тапшырулар караучы балалар, яңа буын үсеп килә. Алар үз балаларын нәрсәгә өйрәтер, нәрсә бирер?
Светлана Крылова,
Татарстан Республикасындагы
РФ Наркоконтроль федераль хезмәте идарәсенең Яшел Үзән районара бүлеге өлкән оперуполномоченные

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X