Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

"Зөя утрау-каласы" музей-тыюлыгы директоры урынбасарына карата җинаять эше кузгатылган

«Зөя утрау-каласы» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директорының 41 яшьлек урынбасарына, шулай ук Санкт-Петербургтан 54 яшьлек эшмәкәргә карата җинаять эше кузгатылган.

Алар вазифаларыннан явызларча файдалануда (РФ ҖКның 285нче маддәсенең 1нче өлеше) һәм мошенниклык кылуда (РФ ҖКның 159нчы маддәсенең 4нче өлеше) гаепләнә, дип хәбәр итә ТР буенча Тикшерү комитеты.

Тикшерү версиясе буенча, 2018 елда ТР Мәдәният министрлыгы Петербургтан шәхси эшмәкәр белән музей-тыюлык өчен 10,6 млн сумлык реставрация җиһазлары белән тәэмин итү буенча контракт төзелә.

Җиһазлар кайтарылганнан соң, музей-тыюлык директоры урынбасары һәм тәэмин итүче белән килешүдә билгеләнмәгән вазыйфаи затлар җиһазларның контрактка туры килүе турында ялган накладной төзи, аның нигезендә түләү алып барыла. Тик тикшерү күрсәткәнчә, экспонатларны эшкәртү һәм саклау өчен билгеләнгән өч агрегат урынына музей-тыюлыкка башкасы, арзанрагы кайтарыла.

Моннан тыш, накладнойга кул куйганнан соң, 2019 елның сентябренә кадәр җиһазлар фактик кабул итүне һәм техник биремгә туры килү-килмәүне тикшермичә генә өлешләп куела. Шулай итеп, музей-тыюлыкка һәм дәүләткә 1 млн сумнан артык зыян китерелә.

Музей-тыюлык директоры урынбасары тоткарланган, кисәтү чараларын сайлау мәсьәләсе хәл ителә. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев