Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җәзаның җиңеле юк

Яшел Үзәндә исерек килеш руль артына утырган 45 яшьлек ир-ат суд каршына басачак.

Прокуратура яшел үзәнлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслаган. Ул РФ Җинаять кодексының 264.1нче маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләнә.

Тикшерү версиясе буенча, 2021 елның 26 гыйн варында кич белән гаеп ләнүче «Chevrolet Lanos» автомобиле руле артына исерек килеш утыра. Шәһәрнең Королев урамы буенча барганда аны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Тикшерү барышында машина йөртүченең спиртлы эчемлек кулланганлыгы ачыклана. Шунда бу ирнең шундый ук хокук бозган өчен административ җаваплылыкка тартылган булганлыгы да беленә. Ул вакытта аны 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итеп, 30 мең сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгелиләр.

Ир үз гаебен тулысынча таный. Тануга таный, әмма аңа бу юлы инде суд җә заның саллысын билгеләячәк . Чөнки хәзер кайбер автомобильчеләргә административ җәза тәэсир итми башлады. Шул ук хатаны кабат-кабат ясыйлар. Үзләрен генә түгел, юлда йөрүчеләрне дә куркыныч астына куялар. Аларда ниш ләптер җаваплылык дигән сыйфат юк.

Шулай итеп, бу җинаять эше, карап тикшерү өчен, Яшел Үзән шәһәр судына җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев