Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Законны санга сукмаучыларны җәза көтә

Спиртлы эчемлек кулланганнан соң руль артына утырып, берни булмагандай юлга чыгучыларны иртәме-соңмы саллы гына җәза көтә. Өстәвенә, андыйлар турында газетада да мәгълүматлар бирелеп тора. Шулай булгач, эчүдән тые ла алмыйча чәркәңне авызыңа тидергәнче, барысын да уйлап эш итәргә кирәк.

Узган атнада, ЮХИДИ хезмәткәрләре берничә кешене шикләнеп тоткарлый. Шуларның беренчесе Төзүчеләр урамында була. «Хонда-Аккорд» йөртүче 33 яшьлек ир-аттан аракы исе аңкып һәм теле көрмәкләнеп торганга күрә, аңа шул урында ук алкотектор приборына өрергә кушыла. Эчеп чыгарга батырлыгы җитсә дә, приборга өрергә – юк. Баш тарта ул бу тикшерүдән. Әлбәттә, инспекторлар аңа медицина учреждениесенә барырга тәкъдим ясый. Монысыннан да, баш тартыла. Аңа карата РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзергә генә кала. Чөнки закон шулай куша. Айнык булса, ризалашыр иде. Гаепләнүчене суд карары көтә.

Икенче бер очракта Комаров урамында «Лада-Ларгус»ны туктаталар. Йөртүчесе 33 яшьлек ир-ат, алкоголь кулланганлыгы әллә кайдан сизелеп торса да бөтен төрле тикшерүләрдән дә баш тарта. Ә инде инспекторлар административ беркетмә төзергә мәҗбүр була. Шушы көннәрдә аларга суд хөкем карары чыгарачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X