Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел үзәнлеләрне Интернет мошенниклары аулый

Әй, ялганчылар рәхәтләнә дә инде хәзер. Артык тырышып торасы да юк хәтта, корбаннарыңны ауларга урамга да чыгып йөрисе түгел.

Акча-макча кесәләренә үзләре шуып керә.
Узган атнада гына да ничә яшел үзәнлене алар кәкре каенга терәтеп өлгергән. Мошенниклар бернәрсәдән дә шикләнми, хәтта балык кормы белән дә акча эшләп яталар. Осиновода яшәүче 49 яшьлек ир балыкларына ашатырга кормны социаль челтәр аша алмакчы булып, 3555 сумыннан колак каккан. 41 яшьлек яшел үзәнле исә, билгесез затка ышанып, кредит картасыннан 100 меңен алдырган. 58 яшьлек ир “Авиабилет” сайты аша билгесез затка 31948 сум акчасын бүләк иткән.

Самолетка билет алмакчы булгандыр инде, мөгаен. 53 яшьлек хатын-кызны да мошенниклар 7 мең сумга алдап өлгергән. Әлбәттә, зыян күрүчеләр полициягә гариза язган язуын, тик менә Интернет дөньясында шомарып өлгергән ялганчыларны эзенә тиз төшү җиңел түгел. Алар шунда яши, кәсеп итә. Бездән бары игътибарлы булу да, социаль челтәрләрдәге игъланнарның дөреслеген яхшылап тикшерү һәм иң мөһиме шәхси мәгълүматларны чит-ятларга әйтмәү кирәк. Югарыда әйтелгән очракларның күбесендә алданучылар үзләре гаепле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев