Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел үзәнлеләрне «чишендерәләр»

Бүген ялганчылар тозагына эләгүе бик җиңел. Кызганычка, алар кармагына олысы һәм кечесе, белемлесе һәм белемсезе дә каба ала. Кыңгыр юлга басучыларга кәрәзле элемтә, социаль челтәрләр һәм үзебезнең ышанучанлык, игътибарсызлык булышлык күрсәтә.

Күптән түгел генә булган берничә очракны язып узарга була. Ә инде нәтиҗәсен үзебезгә ясарга кала. Сабак алыргамы-юкмы, әллә инде үз хаталарыбыздан чыгып акылга утырыргамы? Ялганчылар бит тик ятмый, алар һаман эзләнүдә һәм «эштә».

Эчке эшләр бүлеге мәгъ лүматларына караганда, менә шулай Васильевода яшәүче 66 яшьлек хатын-кызга билгесез зат банк исеменнән шалтыратып, санкцияләнмәгән акча алуны туктату кирәклеген хәбәр итә. Нәтиҗәсе озак көттерми, пенсионер ханым 1050000 сум акчасын югалта. Шундый ук тәкъдим 31 яшьлек яшел үзәнлегә дә ясала. Ялганчылар аның 1351876 сум акчасына ия була. Югыйсә, чын банк хезмәткәрләре санкцияләнмәгән акча алуны туктатуны сорап бервакытта да үзләре шалтыратмый. Бу турыда да без гел кисәтеп торабыз.

Карамалы Тауда яшәүче 55 яшьлек ир-ат билгесез заттан махсус кушымта аша инвестиция алу тәкъдимен кабул итә. Нәтиҗәдә, аны 419000 сумга алдыйлар. Кызганыч, хәзер аның акчасы да, табышы да юк инде.

38 яшьлек яшел үзәнле дә эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр була. Чөнки билгесез затның банк картасына бушлай хезмәт күрсәтүне озайту тәкъдименә ышанып, картасының чит кешегә һәм хәтта банк хезмәткәренә дә әйтергә ярамаган мәгълүматларын бирә. Нәтиҗәдә, аның исеменә онлайн-банк аша 35000 сум кредит алына. Өстәвенә, картасында булган 8900 сум акчасы да эзсез югала.

Ә менә Васильевода яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз, бушлай сайт аша кышкы куртка сатып алам дип, билгесез заттан 13000 сум акчасын алдыра. Бик кызганыч, кышка курткасыз да кала.

Мошенниклар безне менә шулай «чишендерә». Шәхси мәгълүматларны акча саклаган кебек сак лау комачауламас иде дә бит. Чөнки алар аша безгә таныш булмаган оятсыз затларга чиксез юллар ачыла: телисең икән кредит ал, теләсәң акчасын үзләштер. Кыскасы, рәхәтлән. Дөрес, полиция дә тик утырмый, кеше алдап баючыларны нык эзли. Тотылсалар, җавап бирерләр иде дә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев