Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә яшәүче законсыз эшмәкәрлектән 35 млн сум табыш алган

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү органнары 30 яшьлек шәхси эшмәкәргә карата РФ ҖКның 171нче маддәсенең 1нче өлеше буенча («Законсыз эшмәкәрлек») җинаять эше кузгатты, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Тикшерү версиясе буенча, 2019 елда, Яшел Үзәндә шәхси эшмәкәр тиешле лицензиясе булмаган килеш, муниципаль контракт төзү кысасында төзелеш калдыкларын ташу белән шөгыльләнгән. Аның әлеге эшчәнлектән алынган кереме 35 млн.сумнан артып киткән.

Шик астына алынучы, РФ Конституциясенең 51нче маддәсенә таянып, күрсәтмә бирүдән баш тарткан. Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын ачыклауга юнәлтелгән эшләр алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә, дип билгелиләр ТР буенча тикшерү идарәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев