Яшел Үзән

Яшел Үзәндә янгында 10 кеше, шул исәптән 2 бала коткарылган

Яшел Үзәннең Королев урамындагы 18нче йортта янгын өченче каттагы фатирда чыга.

Бу хакта янгын сүндерүчеләргә хәбәр 12.42 сәгатьтә килеп ирешә. Диван, иске әйберләр яна. Көчле төтен аркасында югары катларда яшәүчеләр мөстәкыйль рәвештә урамга чыга алмый. Янгын сүндерүчеләр кешеләрне махсус коткару капюшоннары һәм автобаскычлар ярдәмендә эвакуацияли.

Янгын сәбәбе әлегә билгеләнә. Беренчедән - исерек хәлдә тәмәке тартканда саксызлык. Янган фатирның кешесен исерек килеш шулай ук янгын сүндерүчеләр эвакуацияләгән һәм ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренә тапшырган.

Резеда Юсупова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: