Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзәндә урлаган, Казанда саткан

Карак җәзасын колониядә үтиячәк.

Хәзер безнең шәһәргә Казаннан да килеп урлашып йөриләр. Әмма бу юлы карак фаш ителгән. Аңа гаепләүне прокуратура РФ Җинаятьләр кодексының 158нче маддәсенең 1нче өлеше буенча чыгарган. Ә тикшерүне Яшел Үзәннең эчке эшләре бүлеге хезмәткәрләре алып барган.

Тикшерүдән аңлашылганча, беркайда да эшләмәүче, югары белемле 44 яшьлек казанлы Яшел Үзән кибетләренең берсенә кереп, аннан кырыну өчен 14 кассета урлап, сәүдә ноктасына 5 мең сумнан артык күләмдә зыян китергән. Ә урлаган товарны Казанда арзанрак бәягә – 3 мең сумга сатып җибәргән.
Ул гаебен таныган, әмма хөкем карары чыгарганда үзенең сәламәтлеге торышын һәм кечкенә баласы булуын исәпкә алуларын сораган. 40 яшеннән узган бу кешенең гаиләсен туйдыру өчен урлашып йөрүе генә аңлашылмый. Кыңгыр кәсеп белән акча табуның ахыры ни белән бетәсе һәркемгә бик яхшы аңлашыла, югыйсә.

Мировой судья, әлбәттә инде, барысын да исәпкә алган. Гаепләнүче наркологта исәптә тора икән (наркотикларга бәйлелеге бар), моңа кадәр дә берничә тапкыр хөкемгә тартылган булган. Чыгарылган карар нигезендә бу ир бер ел каты режимдагы төзәтү колониясендә утырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X