Яшел Үзән

Яшел Үзән пенсионеры үтеп баручыга ярдәм сорап хат ташлый

60 яшьлек хатын Гоголь урамы, 55нче йорт фатирларының берсендә була. Иртән ул тәрәзәдән, ниндидер Андрейның аны заложниклыкта тотуы турында язылган кәгазь ташлый.

"Полиция чакыртырга ярдәм итегез! Ул мине фатирында инде ике атна тота, өемә кайтармый һәм гел кыйный. Минем бөтен йөзем күгәргән, бөтен гәүдәм авырта. Ярдәм итегез!"- диелә хат текстында.

Шаһитлар полиция һәм ашыгыч ярдәм чакырткан.

Пенсионер ханымны заложникта тоталар дигән фатирда беркемне дә тапмыйлар. Шаһитлар күршеләре өстенә шулай яла ягарга мөмкиннәр дип саный.

Бу йортта яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, өченче катта Андрей Сафонов яши (бер ел элек төрмәдән чыккан). Иртән ул полициядә билгеләнә, ә аннары дуслары белән өйдә утыра.

Кайберәүләр хатны риелтор яки Андрейның апасы язарга мөмкин, дип фаразлый, чөнки алар фатирны тартып алырга тели. Кешеләр элеккеге төрмәдә утырган күршеләренең кемне дә булса заложникта тота алуына ышанмый.

Әлеге хатны алып укыган узып баручы хатын күрсәтмәләреннән соң, полицейскийлар Андрейны бүлеккә алып китә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: