Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Яшел Үзән кешесе Covid-19 булмау турында ялган медицина белешмәләре саткан

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Икътисади куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе хезмәткәрләре Казанда 46 яшьлек яшел үзәнлене тоткарлаган. Ир мең сумга Covid-19 авыруы булмау турында ялган белешмә сатарга маташканда эләккән.

Җинаятьченең телефонын тикшереп, полицейскийлар анда медицина белешмәләренең электрон формаларын таба. Шуннан соң оперативниклар шәхси медицина клиникаларының берсендә эшләүче ялган документлар ясаган хезмәткәргә чыга. Ир-атлар барысы 90лап белешмә сатарга өлгергән.

Яшел Үзән кешесенә карата «ялган документлар ясау, әзерләү яки сату " маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев