Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Җәяүләп кенә йөрсеннәр

Узган атнадагы ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, шикле автомобильчеләр күп тотылган.

Исерекләргә каршы көрәш җитди алып барыла. Моның буенча планлы тикшерүләр даими уздырылып тора.

18 сентябрьдә кичке җиделәр тирәсендә хокук сакчылары Заи кин-Октябрь урамнары чатында «Авантис» мотоциклын туктатмакчы була. Әмма мотоциклчы хә рә кәт итүен дәвам итә, шуңа карамастан аны барыбер Паратская урамының 15нче йорты янында туктаталар. Тыңламавы юкка булмый, йөртүче 30 яшьлек ирдән аракы исеп аңкып тора. Ул алкотектор приборына өрүдән һәм медицина тикшерүе узудан баш тарта. Нәтиҗәдә, аңа карата РФ КоАПның 12.26нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча беркетмә төзелә.

19 сентябрьдә кичке тугызларда Йошкар-Ола – Яшел Үзән юлының 108нче чакрымында 40 яшьлек ир йөртүендәге «ВАЗ-211440» автомобиле туктатыла. Автомобильче белән аралашканда ук аның исереклегенә шик туа, чөнки алкоголь исе килә, сөйләшүе дә шуны күрсәтә. Әмма тикшеренәсе генә килми. Бу инде законга каршы килү булып тора. Аңа карата беркетмә төзелә.

21 сентябрьдә кичке алтылар тирәсендә Столичная урамының 34нче йорты янында «Форд-Фокус» автомашинасы полицейскийлар игътибарыннан читтә калмый. Әмма йөртүчесе 30 яшьлек ир дә аек булу-булмавын документлаштырудан баш тарта. Бу гамәле закон буенча беркетмә төзүдән һәм җаваплылык тан азат итми. Машинасын махсус тукталышка илтеп куялар.

23 сентябрьдә иртәнге икеләрдә Столичная урамында туктатылган «Киа-Рио» автомашинасын йөртүче 45 яшьлек ирнең авызыннан аракы исе аңкып тора. Алкотектор приборы аңарда алкогольне 1,103 мг/л күрсәтә. РФ КоАПның 12.8нче маддәсенең 1нче өлеше нигезендә беркетмә төзиләр.
Тоткарланучыларның барысының да материаллары судта каралачак һәм тиешле җәза билгеләнәчәк. Хәзер аларга бер-ике ел җәяүләп йөрергә туры килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X