Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ялган хәмер сатучылар фаш ителә

Хокук сакчылары 600дән артык тикшерү уздырган һәм 53 беркетмә төзегән.

Спиртлы эчемлекләрнең законсыз әйләнешенә каршы хокук сакчылары көрәш алып барса да, итәк астыннан да, хәтта сәүдә нокталарында лицензия сез-нисез генә сатучылар да бар. Ул аларның акча эшләү кәсебе. Әйбәт кәсеп түгел ул үзе, чөнки ялган аракы кешеләр сәламәтлеген куркыныч астына куя, үлем очракларына да китерә. Кулланучыларга да алкогольне бары ышанычлы урыннардан гына алырга кирәк. Гомерең белән уйныйсың килмәсә. Безнең Яшел Үзән районында мондый эчемлекләр сәүдәсе белән эшләр ничек тора соң?

Эчке эшләр бүлегенең икътисади җинаятьләргә каршы көрәш бүлеге җитәкчесе, полиция майоры
Эдуард Сираҗиев аңлатуынча, район территория сендә алкогольле продукция әйләнешен контрольдә тоту максатыннан чыгып, полиция хезмәткәрләре атна саен стационар булмаган объектлардан һәм йортлардан, кибетләрдән лицензиясез алкогольле продукция сатучыларны ачыклау буенча рейдларны даими үткәрә.
2021 елның 9 аенда андый продукция әйләнеше өлкәсендә закон бозу факт лары буенча 614 тикшерү үткәрелгән. Нәтиҗәдә, РФ КоАПның 14.17нче маддәсе (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнешкә кертү таләпләрен бозу) буенча административ хокук бозулар турында 53 беркетмә төзелгән.

Бу чорда 10 җинаять эше кузгатканнар, шуларның 9ы алкогольле һәм спиртлы продукцияне законсыз саткан өчен булган. Мондый продукцияне законсыз сату факты буенча Яшел Үзән шәһәр суды тарафыннан 675000 сум күләмендә административ штраф салынган. Составында спирт булган йолып алынган сыекча күләме 700 литрдан артып киткән.

Агымдагы елның 15 октябрендә тикшерү барышында Васильево бис тәсендә яшәүче 68 яшьлек ханымнан 3 плас тик ше шә дә 25 литр шикле спиртлы сыеклык йолып алынган. Тикшерүчеләр әлеге эчемлекне экспертиза үткәрү өчен тиешле оешмаларга тапшырган.

Бүлек җитәкчесе узган ел ның декабрендә Ва силье во бистәсендә яшәүче бер кешегә карата зур күләмдә спиртлы эчемлекнең законсыз әйләнеше факты буенча җинаять эше кузгатылуы турында да искә төшерде. Бер ир-ат күп фатирлы йортның подвал бинасында бәясе барлыгы 900000 сум торган 1400 литр күләмендә спиртлы сыекча саклаган. Әлеге җинаять эше буенча тикшерү әле дә дәвам итә.
Күргәнебезчә, алкоголь сәүдәгәрләре дә, хокук сакчылары да тик тормый. Бер яктан ясый, икенче яктан аларны йолып торалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев