Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ялган банк хезмәткәрләре корбаннары арта

Яшел Үзән эчке эшләр бүлегенең кизү тору частенә мошенниклар корбаны булган 32 яшьлек яшел үзәнле мөрәҗәгать итә.

Полицейскийлар ачык лавынча, зыян күрүченең телефонына банк хезмәткәре дип, билгесез зат шалтыратып, аның исеменә кредит алуга заявка бирелүе турында хәбәр иткән. Моны туктатып калу өчен аңа куркынычсыз исәп-хисап булдырырга һәм шуңа бөтен акчасын күчерергә тәкъдим итә. Шулай ук, банкның мобиль банкына санкцияләнмәгән керүләрне тикшерү өчен «Ярдәм» кушымтасын куярга кирәклеге дә әйтелә. Ышанучан хатын бөтен әйтелгәннәрне үтәп, 140 мең сум акчасыннан мәхрүм кала.

Шундый ук ялганга ышанып, Әйшәдә яшәүче 60 яшьлек пенсионер хатын да 300 мең сум акчасын аферистларга бүләк итә.
Әгәр дә сезгә, банкның куркынычсызлык хезмәтеннән дип, билгесез кеше шалтыратып, исәп-хисабыгыз белән ниндидер манипуляцияләр алып барылуы турында хәбәр итсә, иң яхшысы, сөйләшүне туктатып, банкка үзегезгә мөрәҗәгать итү.

Шуны да белергә кирәк, банк хезмәткәрләре бервакытта да үзләре сезгә шалтыратып, акчагызны алырга һәм аны «куркынысыз исәпкә» күчерергә тәкъдим итми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

175

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X