Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Ялган банк хезмәткәрләре гражданнарны алдауны дәвам итә

Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча дежур частенә, Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче 1988 елгы хатын-кыздан аның мошенниклар корбаны булуы турында гариза килгән.

Полиция тарафыннан, зыян күрүченең кәрәзле телефонына билгесез заттан шалтырату керүе, ул үзен банк хезмәткәре дип таныштырып, аның исеменә кредит алуга заявка рәсмиләштерелгән, дип хәбәр итүе ачыкланган.

Шуннан соң ул куркынычсыз счет ачарга һәм барлык акчаларны шунда күчерергә һәм банкның мобиль кушымтасына рөхсәтсез керүчеләрне тикшерү мөмкинлеген бирүче "Ярдәм" кушымтасын урнаштырырга тәкъдим итә. Шуларны тыңлап, хатын-кыз җинаятьчеләргә 140 мең сумнан артык акча күчергән.

Яшел Үзән районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге чираттагы тапкыр гражданнарны кисәтә: уяу булыгыз!!!

Әгәр дә сезгә таныш булмаган зат банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре булып шалтырата һәм сезнең счетлар белән нинди дә булса манипуляцияләр турында хәбәр итә икән, әңгәмәне тәмамлагыз һәм банкның рәсми номеры буенча шалтыратыгыз яки якындагы офиска мөрәҗәгать итегез.

Банкның хезмәткәрләре сездән акчаларыгызны "куркынычсыз счетларга" күчерүне беркайчан да таләп итмәячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев