Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Урлама, барыбер тотыласың!

Яшел Үзәндә 52 яшьлек ир караклык өчен хөкемгә тартылган

Ташкент өлкәсеннән безнең якларга килгән әлеге ир, исерек баштан күршесенең өй яны бакчасына кереп, әлүминнән эшләнгән кул арбасы, тимер «уголок» һәм ыслау җиһазы, арматура кисәге, бакыр электр кабеле һ.б. – барлыгы 7 560 сумлык әйбер урлап качкан.

Бик ерак китә алмаган, күрәсең, эзенә басканнар һәм җаваплылыкка тартканнар. Ташкентлыга карата ачылган җинаять эше буенча гаепләүне Яшел Үзән шәһәр прокуратурасы яклап чыкты. Суд аны гражданинга саллы гына матди зыян китереп урлашкан өчен (РФ ҖК 158 маддәсе, 2 өлеш, «в» пункты) гаепле дип тапкан. Ул үз гаебен тулысы белән таныган һәм зыян күрүчегә 500 сум биреп, әҗәтенең бер өлешен кап лаган.

Суд аны 1 елга сынау срогы белән, шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев